Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда дәүләт имтиханнарына укучылар гына түгел, ата-аналар да әзерләнә

Бердәм дәүләт имтиханнары борын төбендә генә. Аңа әзерлек ничек бара? Шул сорау белән без укытучыларга, ата-аналарга һәм укучыларга мөрәҗәгать иттек. Лена Гыйззәтуллина, 5 нче мәктәпнең укыту эшләре буенча директор урынбасары: - Безнең мәктәп бердәм дәүләт имтиханнарын үткәрү пункты булып тора. Бүген һәм 24 мартта сынау рәвешендә математика һәм рус теленнән...

Бердәм дәүләт имтиханнары борын төбендә генә. Аңа әзерлек ничек бара? Шул сорау белән без укытучыларга, ата-аналарга һәм укучыларга мөрәҗәгать иттек.

Лена Гыйззәтуллина, 5 нче мәктәпнең укыту эшләре буенча директор урынбасары:


- Безнең мәктәп бердәм дәүләт имтиханнарын үткәрү пункты булып тора. Бүген һәм 24 мартта сынау рәвешендә математика һәм рус теленнән имтиханнар уза. Ел буена әзерлек эшләре барды: фәннәр буенча консультацияләр, мониторинглар, тестлар үткәрелде. Укучылар белән генә түгел, ата-аналар белән дә эшлибез. Җыелышларда аларны имтихан шартлары белән таныштырдык, психологлар үзләренең киңәшләрен бирде. Бердәм дәүләт имтиханнары елдан-ел катлаулана. Быел имтихан узачак һәр аудиториягә видеокамералар урнаштырылачак, укучылар тимер эзләгеч аша узачак һәм бары паспортлары белән кертеләчәк. Имтиханга белешмә материал алып керү дә тыела.


Гөлнара Әсхәбетдинова:


- Кызым 11 нче сыйныфны тәмамлый. Имтиханнарга әзерлек өчен китаплар сатып алдык, физика, җәмгыять белеме һәм математика буенча репетиторга йөри. Яхшы билгеләренә генә укыса да, барыбер куркыта. Чөнки имтихан биремнәрендә мәктәптә үтелмәгән, вуз дәрәҗәсендәгеләр дә бар. Безнең чорда җиңел иде: билетлар бирәләр, алар буенча әзерләнәсең һәм имтиханда шулар буенча җавап тотасың. Биш имтихан сайлады кызыбыз. Төн уртасына кадәр утыра. Шуның өстенә чыгарылыш кичәсенә бию өйрәнергә дә, спорт секциясенә дә йөрергә кирәк. Бик авырга туры килә.


Андрей Гурьянов:


- Мәскәү дәүләт универси-тетының юридик факультетына керергә җыенам. Нигездә вуз пособиеләре буенча әзерләнәм. Аларны интернет-кибеттән сатып алам. Йөз бит укыгач, иң мөһим төшенчәләрне истә калдырырга тырышам, тестлар өстендә эшлим, эссе язып карыйм. Кыенлык шунда - дүрт фәннән имтихан сайладым, берсеннән икенчесенә күчкәндә мәгълүматны хәтергә сеңдерү авыр. Ел дәвамында республика, илкүләм олимпиадаларда катнаштым, тарихтан республика буенча призлы урын алдым. Быел вузларда билгегә караганда олимпиадаларда катнашуга күбрәк игътибар итәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда дәүләт имтиханнарына укучылар гына түгел, атааналар да әзерләнә