Азнакайда диспансеризация бара
Диспансеризация - гомерләрне озайту чарасы Өч ел элек старт алып, инде халык аны аңлап кабул итеп, күнегеп килгән диспансеризация быел да районыбызда ел башы белән үк колач алды. Бүгенге көндә бу чараның ни рәвешле баруы белән кызыксынып, район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илдар Шиһаповка мөрәҗәгать иттек. -Илдар Фираилович, килешәсездер, халыкның...
Диспансеризация - гомерләрне озайту чарасы
Өч ел элек старт алып, инде халык аны аңлап кабул итеп, күнегеп килгән диспансеризация быел да районыбызда ел башы белән үк колач алды. Бүгенге көндә бу чараның ни рәвешле баруы белән кызыксынып, район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илдар Шиһаповка мөрәҗәгать иттек.
-Илдар Фираилович, килешәсездер, халыкның яшәү дәрәҗәсенең нинди хәләттә булуы иң беренче чиратта демографик хәл торышында чагыла. Бүгенге көндә ул безнең районда ничек тора?
-Әйтергә кирәк, 2013, 2014 елларда җирлегебездә бу нәүбәттән тотрыклылык, алай гына түгел, бераз үсеш тә күзәтелде. Әмма, кызганычка каршы, 2015 елда туучылар саны, үлүчеләрдән 100 очракка кимеде, ягъни 2014 елда 933 бала туса, 2015тә аларның саны 833 кенә булды, югыйсә, үлүчеләр саны узган ел 30 очракка ким дә иде. Шулай итеп, ел тискәре демографик күрсәткеч (үлем очракларының 62гә артуы) белән төгәлләнде. Ә инде быелгы саннарга килсәк, туу һәм үлем очраклары арасындагы аерма ел башыннан алып бүгенге көнгә 27 кешегә кыскарды, ә узган елның бу чорына ул 128 иде. Шунсы мөһим, хезмәткә яраклы яшьтәгеләр арасында үлем китемнәр кимүгә бара. Әгәр узган елның 6 аенда 117 очрак теркәлгән булса, быел исә ул 21 процентка, ягъни 92 очракка кимеде.
-Әле җир җимертеп эшләп, дәртләнеп яшәр вакытта гомерләрнең шулай вакытсыз өзелүенә нинди чирләр сәбәпче соң?
-Һәрвакыттагыча, беренче урында кан йөреше системасы авырулары, аннары инде төрле травмалар алу, агуланулар. Сүз уңаеннан, соңгылары 39 процентка күбәйде. Яман шеш авыруларыннан үлем-китемнәрнең 0,7 процентка кимүен дә әйтергә кирәк.
-Алдынгы Европа илләрендә, әлбәттә, үзебезнең Рәсәйдә дә иң арзанга төшкән, нәтиҗәле чара булып профилактика торуын медицина практикасы күптән раслады. Диспансеризация - шундый чараларның берсе. Ул быел ничек бара?
- Быел аны җирлегебездә яшәүче 11220 кеше үтәргә тиеш. Шушы ярты елда 5618 азнакайлы медицина тикшерүе үтте, бу планның 50 проценты. Гүзәл затларыбыз үз сәламәтлеген кайгыртып, аңа җитди караса, ә менә ир-егетләрне диспансеризациягә тартуы авырырак. Эшләүче контингент узган ел активрак иде, быел алар сүлпән. Оешма-предприятиеләрдәге хезмәт коллективларында бу мәсьәләне күтәрүне, аңлату эшләре алып баруны сорар идек.
-Быелгы диспансеризация нинди нәтиҗәләр бирә?
-Медицина тикшерүенең икенче этабына җибәрелүчеләрнең саны узган елгыдан 10 тапкырга артты! Бу аның сыйфаты яхшыра баруын күрсәтә. Республика күрсәткечләре дә шул ук дәрәҗәдә: 22-23 процент. Бу чорга диспансеризация нәтиҗәләре шундый: 18,8 процент - беренче төркем сәламәтлеккә ия (сихәтлеге яхшы, димәк), 31,9 процентның чирләп китү куркынычы бар яисә алар еш авырый, ә инде 49,3 процент - хроник авырулы кешеләр.
-Икенче этап нидән гыйбарәт, тәфислләбрәк китсәгез иде?
-Табиб пациентны тагын да җентекләбрәк тикшерә, өстәмә инструменталь, лаборатор алымнар кулланыла, тар белгечлек табибларына җибәрелә. Шуңа да куелган диагноз расланырга, яисә үзгәрергә дә мөмкин. Кайбер очракта үзебезнең шартларда гына түгел, ә республиканың клиник хастаханәсендә дә тикшерелү зарурлыгы туа. Аннары инде дәвалау программасы төзелеп, һәр пациент белән индивидуаль сәламәтләндерү яки тернәкләндерү чаралары башлана.
-Беренче тапкыр ачыкланган чирләр арасында ниндиләре аеруча күп?
-Яман шеш авыруларының 8 очрагы, алар иртә стадиядә 3 кешедә ачыкланды. Кан әйләнеше системасы белән бәйлеләре 19, сулыш органнары белән бәйлеләре 8 кешедә табылды. Сидек сиситемасы авыруы диагнозы 32 пациентка куелса, 15 райондашыбызның азык эшкәртү органнары сәламәт түгеллеге ачыкланды.
Һаман да шул бер үк сүз: һәркем үз сәламәтлеген иң элек үзе кайгыртырга бурычлы. Авыру никадәр иртәрәк ачыкланса, аны дәвалау да шулкадәр нәтиҗәлерәк, отышлырак. Шуңа да быел диспансеризация үтәргә тиеш булган, әмма моңа әле дә вакыт тапмый йөргән райондашларыбызны актив булырга, поликлиникага килүне сузмаска чакырам.
Әңгәмәдәш - Лиза Нурлыева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев