Азнакайда чыршы бәйрәмнәре гөрли
Быел да шәһәрнең беренче Чыршы бәйрәме Монолит бистәсендә узды.
Биредә яшәүчеләрне тәбрикләү өчен шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Эльвир Габдрахманов та килгән иде.
- Киләче ел матур вакыйгаларга бай булсын, бистәбез һәрчак шулай шау-гөр килеп торсын, - дип ул азнакайлыларга үзенең изге теләкләрен җиткерде.
4 нче территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Нурия Хаҗипова биредә яшәүче иң активларга бүләкләр дә әзерләгән иде. Ишегалларын Яңа елга бизәп, бәйрәм кәефе тудыручылар да игътибардан читтә калмады.
Чыршы бәйрәме Яшьләр үзәге коллективы тарафыннан әзерләнгән күңелле уеннар, дәртле җырлар белән дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев