Реклама
ҖӘМГЫЯТЬ
Азнакайда чыршыны законсыз рәвештә кискән өчен – 150 мең сум штраф
Халкыбызның яраткан, 12 ай буена көтеп алган бәйрәме - Яңа ел якынлаша. Аны купшы, төрледән-төрле уенчыклар белән бизәлгән яшел чыршысыз күз алдына китерүе дә кыен. Хәзер кайберәүләр инде чыршы артыннан чабып вакыт әрәм итми, ясалмасын сатып ала. Ә кибетләрдә аларның җаның теләгәне бар. Әмма күпчелек кеше өй түрләрен урманның хуш...
Халкыбызның яраткан, 12 ай буена көтеп алган бәйрәме - Яңа ел якынлаша. Аны купшы, төрледән-төрле уенчыклар белән бизәлгән яшел чыршысыз күз алдына китерүе дә кыен. Хәзер кайберәүләр инде чыршы артыннан чабып вакыт әрәм итми, ясалмасын сатып ала. Ә кибетләрдә аларның җаның теләгәне бар. Әмма күпчелек кеше өй түрләрен урманның хуш исен бөркеп торган табигый чыршы бизәвен хушрак күрә.
Безнең заманда аны сатып алуның бернинди дә кыенлыгы юк - бәйрәм алдыннан адым саен нарат-чыршы базарлары оештырыла. Бәяләре дә кыйммәт түгел - 200-300 сум гына. Әмма кайберәүләр урман күркен үз белдекләре белән кисә. Ә моның өчен закон нигезендә административ җаваплылык - гади гражданнарга 3 мең, юридик затларга 150 мең сумга кадәр штраф салу каралган. Моның өстенә агачның биеклегенә, ул үскән урманның максатчанлыгына карап, гаепле кешегә китерелгән зыянны да түләргә туры килә. Әгәр дә ул 5 мең сумнан артып китә икән, җинаять эше кузгатыла. Бу очракта гаеплегә карата җаваплылык та арта - штраф күләме 200 мең сумга җитәргә, яки ул 360 сәгатькә мәҗбүри эшкә тартылырга, яки 1 елдан 6 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.
Дәүләт урман инспекторлары һәм полиция хезмәткәрләре Яңа ел алды көннәрендә ылыслы агачларны саклау буенча күзәтчелекне көчәйтә. Бәйрәмегезнең яме китмәсен дисәгез, чыршы-наратларны сату вәкаләтләре булган урыннардан гын алыгыз.
Ильяс ГАЛИМОВ, Азнакай урманчылыгы җитәкчесе
Илназ КАШАПОВ, участок урманчысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев