Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда чацгы сезонын ачтылар

Арабызда сәламәт яшәү рәвешен яклаучылар елдан-ел арта. Заман үзгәргән саен, яшьләр дә спортка күбрәк тартылып яман гадәтләрдән баш тарта. Бүгенге көндә Азнакайда 19 меңнән артык кеше актив спорт белән шөгыльләнә. Ял көннәрендә җирлегебездә кышкы сезон ачылу кысаларында район-шәһәрнең оешма-предприятиеләре, гомумбелем бирү мәктәпләре командалары арасында чаңгы ярышлары үткәрелде. Мондый узышлар инде...

Арабызда сәламәт яшәү рәвешен яклаучылар елдан-ел арта. Заман үзгәргән саен, яшьләр дә спортка күбрәк тартылып яман гадәтләрдән баш тарта.
Бүгенге көндә Азнакайда 19 меңнән артык кеше актив спорт белән шөгыльләнә. Ял көннәрендә җирлегебездә кышкы сезон ачылу кысаларында район-шәһәрнең оешма-предприятиеләре, гомумбелем бирү мәктәпләре командалары арасында чаңгы ярышлары үткәрелде. Мондый узышлар инде күркәм традициягә әверелеп, халыкны һаман саен үзенә күбрәк җыя. Быел да шәхси-команда беренчелегенә олысы-кечесе - 350 кеше, чаңгы тагып, стартка басты.
Районда соңгы елларда спорт аеруча зур үсеш алды. Агымдагы елда гына да "Татнефть" җәмгыяте спорт инвентаре сатып алу өчен 10 миллион күләмендә акча бүлеп биргән иде. Чаңгы базасын ныгыту, яктыртылган чаңгы юлы эшләнү һәм башка чаралар да спортны үстерүгә юнәлешне ачык исбатлый. Әле берничә ел элек ярышларда катнашу, мәктәпләрдә дәрес үткәрү өчен чаңгылар җитмәү турында чаң суга идек, ә бүген йөзләгән кеше стартка басты.
- Спорт физик яктан гына түгел, ә рухи яктан да тәрбияли, ихтыяр көчен ныгыта. Соңгы елларда җирлегебездә спортка аеруча зур игътибар бирелә башлады, төрле җиһазлар алу, спорт залларын яңарту, мәйданчыклар булдыру, массакүләм чаралар үткәрү дә моның ачык мисалы, - дип билгеләп үтте чаңгы сезонын ачып, район башлыгы Марсель Шәйдуллин.
...Менә беренче старт бирелде. Чаңгычылар якты кояш нурлары астында ялтырап яткан ап-ак чаңгы юлына аяк басты. Бәйгеләр төрле яшь төркемнәрендә узды. Киеренке көрәш барышында оешма-предприятие спортчылары арасында команда беренчелеген "Азнакайнефть" идарәсе чаңгычылары яулады. Мәктәп командалары арасында шәһәрнең 4 нче, Чалпы мәктәбе укучылары почёт пьедесталының иң биек баскычына менде. Хәер, биредә берәү дә үзен җиңелгән дип санамады! Һәркем үзенә энергия, күтәренке рух һәм көч туплады.
- Әнием дә, әтием дә чаңгы спортын үз итә. Кыш көннәрендә без көн дә диярлек урманга сәяхәт кылабыз. Киләчәктә ике тапкыр Олимпия чемпионы булган Ольга Зайцева кебек билгеле биатлонист буласым килә, - ди үз алдына зур максатлар куючы 8 сыйныф укучысы Булат.
...Бер тамчы дегет, бер мичкә майны боза дигәндәй, елдагыча, әлеге спорт чарасында зур күпчелекне мәктәп укучылары тәшкил итте. Спортны үстерү хакында лаф орып, массакүләм сәламәт яшәү рәвеше турында сүз алып барабыз икән, монда бер кеше дә читтә калырга тиеш түгеллеген онытмаска иде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда чацгы сезонын ачтылар