Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда өч кешедән торган төркемнең 15 җинаять эше ачыкланган

Кәкре Елга авылында бер ир-ат өйдәш хатынының эченә пычак белән кадый һәм, кыек эшен яшерү максатыннан, үзенә "һөҗүм" оештыра - пычак белән бил тирәсенә җәрәхәт ясый, коралын яшерә. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган һәм материал тикшерү комитетына җибәрелгән. ××× ЭЭМның Сарман районы буенча бүлеге хезмәткәрләре Җәлил бистәсендә гараж таларга...

Кәкре Елга авылында бер ир-ат өйдәш хатынының эченә пычак белән кадый һәм, кыек эшен яшерү максатыннан, үзенә "һөҗүм" оештыра - пычак белән бил тирәсенә җәрәхәт ясый, коралын яшерә. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган һәм материал тикшерү комитетына җибәрелгән.

×××

ЭЭМның Сарман районы буенча бүлеге хезмәткәрләре Җәлил бистәсендә гараж таларга җыенган Азнакай районы Мәнәвез авылының өч кешесен тоткарлый. Тикшерү барышында аларның быел Азнакай районының Зирекле Елга, Холмовка авылларындагы бакчачылык, шәһәрнең "Автомобильче" һәм "Юлдаш" гараж ширкәтләрендә урлашу гамәлләре кылуы беленә.

Бүгенге көнгә әлеге төркемнең 15 җинаять эше ачыкланган.

***


Азнакайда яшәүче, элек тә хөкем ителгән берәү, бергәләп аракы эчкәннән соң, хуҗасының рөхсәтеннән башка "Шевроле Авео" автомобилен кабызып алып китә. Сарлы - Күктәкә юлында юл-транспорт һәлакәтенә юлыга. Нәтиҗәдә, өч кеше зыян күрә.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда өч кешедән торган төркемнең 15 җинаять эше ачыкланган