Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда бәйрәм чорында саклык тәэмин итү мәсьәләләре каралды

Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган традицион атналык киңәшмәне Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, гадәттәгечә, юбилярларны бүләкләүләрдән һәм узган җиде көндә булган вакыйгаларны, эш-чараларны анализлаудан башлады. Район җирлегендә оператив хәлнең торышы белән киңәшмәдә катнашучыларны Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлек начальнигы Илдар Шакиров таныштырды. Ул узган җиде көндә...

Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган традицион атналык киңәшмәне Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, гадәттәгечә, юбилярларны бүләкләүләрдән һәм узган җиде көндә булган вакыйгаларны, эш-чараларны анализлаудан башлады.

Район җирлегендә оператив хәлнең торышы белән киңәшмәдә катнашучыларны Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлек начальнигы Илдар Шакиров таныштырды. Ул узган җиде көндә кылынган җинаять эшләре, караучысыз калдырылган машиналарны куып алып китү, талау, үтерү, урлау һәм башка очраклар турында конкрет мисаллар китерде. Ул шулай ук юлларны кардан чистартуга комачаулаган машиналарны эвокуацияли башлаячаклары турында әйтте.

Яңа ел бәйрәмнәре вакытында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм бу юнәлештә алып барылган чаралар белән дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге баш белгече Салават Вәлиев таныштырды. Бәйрәм чорында һәркайсыбыздан саклык сорала, бигрәк тә балаларны караучысыз калдырмаска кирәк.

2014 елның беренче яртыеллыгына матбугатка язылу кампаниясенең барышы турында район Советы аппараты битәкчесе Айдар Хәлиуллин сөйләде. Азнакай шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров үзенең чыгышында юллар куркынычсызлыгы, Яңа елга әзерлек эшләренә һәм башка кичектергесез мәсьәләләрне бәян итте тукталды.

Киңәшмә эшенә Марсель Шәйдуллин йомгак ясап, юллар торышына, Бөек җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан башкарыласы чараларга тукталды, алдагы атнага бурычлар билгеләде.

Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда бәйрәм чорында саклык тәэмин итү мәсьәләләре каралды