Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда быел диспансеризацияне 9334 кеше үткән

Бу кампания тиктомалдан гына уйлап чыгарылмады, әлбәттә. Хөкүмәт җитәкчелеге халыкның гомерен озайту, сәламәтлегебезгә игътибарны арттыру, демографик хәлне яхшырту кебек максатларга нигезләнде. Ә бит илдәге үлем-китемнәрнең 40 проценты нәкъ менә эшкә яраклы яшьтәгеләргә туры килә, кем әйтмешли, җиң сызганып эшлисе, балалар үстерәсе, оныклар өчен куанып яшисе урынга... Безнең районда да илдәге...

Бу кампания тиктомалдан гына уйлап чыгарылмады, әлбәттә. Хөкүмәт җитәкчелеге халыкның гомерен озайту, сәламәтлегебезгә игътибарны арттыру, демографик хәлне яхшырту кебек максатларга нигезләнде. Ә бит илдәге үлем-китемнәрнең 40 проценты нәкъ менә эшкә яраклы яшьтәгеләргә туры килә, кем әйтмешли, җиң сызганып эшлисе, балалар үстерәсе, оныклар өчен куанып яшисе урынга...
Безнең районда да илдәге кебек үк авырулар арасында йөрәк-кан тамырлары белән бәйле булганнары беренче урында тора - 59 проценты. Шул ук кан әйләнеше системасы авыруларыннан гына да ел саен дәүләт казнасына 1 триллион сумлык матди зыян салына! Хәер, әйдәгез, бу нәүбәттән сүзне белгечләрнең үзләренә бирик әле. Үзәк сырхауханәнең баш табиб урынбасары Әнәс Гәрәев быелгы диспансерлаштыру кампаниясе хакында менә ниләр сөйләде:
- Үлем-китемнәргә китергән төп факторлар: кан басымы күтәрелү, тәмәке тарту, сыйфатсыз азык-төлек куллану, эчүчелек, аз хәрәкәтләнү һ.б. Шуңа да сәламәтлек саклау өлкәсендә профилактикасыз мөмкин түгел, ул мөһим юнәлешләрнең берсе булып кала, ни дисәң дә, чирне дәвалауга караганда, аңа азарга юл куймау отышлырак. Монда диспансерлаштыру аеруча зур роль уйный.
Быел районда 11048 кеше диспансерлаштыру үтәргә тиеш. 11 айда аны 9334 кеше үтте, бу планның 84,5 проценты.
Инде ел тәмамланырга да санаулы көннәр генә калып бара. Халыкны активрак булырга, үз сәламәтлекләре хакында кайгыртырга, диспансерлаштыруны тизрәк үтәргә чакырабыз. Түләүсез, сезнең сихәтлекне кайгыртып оештырылучы бу чарага битараф карамаска кирәк. Чирне никадәр иртәрәк ачыкласаң, дәвалау да шулкадәр арзангарак төшә, вакыт та әрәмгә сарыф ителми. Кызганычка каршы, "Ремсервис-транспорт" (63 кеше), "Нефтетранс" (49), "НК-сервис" (56), "Мех-сервис" (33), "Перекрыватель" (25), «Азнакайнефть» (40), УАД (20) оешмаларында эшләүче азнакайлылар әлеге медицина тикшерүе үтүне әле дә булса сузалар. Җитәкчеләр хезмәткәрләргә монда бернинди каршылык тудырмаска, киресенчә, диспансерлаштыру үтүне мәҗбүри итеп куярга тиешләр. Бу - федераль закон таләбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда быел диспансеризацияне 9334 кеше үткән