Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда быел диспансеризацияне 8095 кеше үткән

Авыруларны иртә ачыклап дәвалый башлау, вакытсыз үлем-китемнәргә юл куймау, инвалидлыкка китергән авыруларны башлангыч стадиядә дәвалау, кеше сәламәтлеген кайгыртып, аның гомерен озайту максатында 2013 елдан гамәлгә кертелгән диспансерлаштыруның быелгы кампаниясе тәмамлануга бара. Районыбызда бүгенгә хәл торышы ничек? Азнакайлылар үз сәламәтлекләре турында җитәрлек кайгыртамы, диспансерлаштыру үтәргә киләләрме? Үзәк поликлиника мөдире урынбасары Тәзкирә...

Авыруларны иртә ачыклап дәвалый башлау, вакытсыз үлем-китемнәргә юл куймау, инвалидлыкка китергән авыруларны башлангыч стадиядә дәвалау, кеше сәламәтлеген кайгыртып, аның гомерен озайту максатында 2013 елдан гамәлгә кертелгән диспансерлаштыруның быелгы кампаниясе тәмамлануга бара. Районыбызда бүгенгә хәл торышы ничек? Азнакайлылар үз сәламәтлекләре турында җитәрлек кайгыртамы, диспансерлаштыру үтәргә киләләрме? Үзәк поликлиника мөдире урынбасары Тәзкирә Мөхәммәтовадан әнә шул сорауларга җавап бирүен үтендек.

- Мәҗбүри медицина тикшерүен һәр елны 21 яшьтән алып, аннан 3 елга өлкәнрәкләр: 21+3+3...- 24, 27, 30, 33 ... яшьтәгеләр үтә. Халыкка диспансеризация үткәрү буенча ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан быелга җиткерелгән план (аны 11053 кеше үтәргә тиеш) уңышлы башкарылыр, дияргә тулы ышаныч бар: 1 ноябрьгә 8095 пациент (78 процент) тикшерү үтте, 471 кеше аны үтүен дәвам итә. Диспансерлаштыру бездә начар бармаса да, әмма тынычлап калырга иртәрәк. Ул тәмамланырга санаулы вакыт - 2 ай гына калып бара. Шуңа да быел медицина тикшерүе үтәргә тиешле барлык райондашларны да поликлиникада көтеп калабыз. Бу мөһим кампаниягә җитди карарга кирәк. Чөнки яман, мәкерле, яшеренеп яткан авыруларның күбесе нәкъ менә диспансерлаштыру үткәндә ачыклана. Диспансерлаштыру барышының әлегә кадәр тупланган мәгълүматлар анализыннан күренгәнчә, халыкның 18 процентының сәламәтлеге яхшы (беренче төркем белән билгеләнә) дип табылса, 43 процентының ул икенче төркемгә (бер яки ике төр авыру билгесе булган) ия. Әлеге төркемдәгеләр белән профилактик чаралар алып бару бурычы куелды. Ә инде өченче төркемдәгеләр (39 процент) табибларның даими күзәтүе астында булырга, дәвалану үтәргә тиешләр. Шунсы мөһим: әлегә кадәр үзләрен сәламәт дип йөрткән 26 кешедә диспансеризация үткәндә яман шеш, 27 кешедә шикәр авыруы, 19 кешедә кан басымы күтәрелү, 15 ендә глаукома авыруы барлыгы ачыкланды. Алар барсы да поликлиникада исәпкә куелып, дәвалану үтә. Шуны да әйтергә кирәк, диспансеризация - ул федераль бюджеттан башкарылучы программа, без аның чик-таләпләреннән чыга алмыйбыз. Шуңа да кайбер пациентларыбызның өстәмә УЗИ, маммография (ул 40 яшьтән узганнарга гына каралган) үткәрмәгәнгә дәгъва белдерүләре урынсыз, алар безне дөрес аңласын иде.
Чиратларда да бер-беребезгә карата илтифатлы, игътибарлы, сабыр булсак иде. Авыл халкына иртәнге якта килү уңайлырак, ә менә шәһәрдә яшәүчеләргә, анализлар бирергә кирәк булмаганда (алар 10.00 сәгатькә кадәр генә алына), төштән соң килсәләр дә була. Диспансерлаштыру үтүчеләрнең һәммәсен кабул итеп бетерергә тырышабыз, аларны кире кагу юк.
Медицина тикшерүе үтүне оештыруда районның учреждение, оешма-предприятиеләре, авыл хуҗалыгы тармагы җитәкчеләре, авыл биләмәләре башлыкларының ярдәменә таянабыз. Әнә шулай бер-беребез белән аңлашып, ярдәмләшеп эшләсәк кенә бу кампанияне уңышлы башкарып чыга алырбыз.
Лиза Нурлыева,
автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда быел диспансеризацияне 8095 кеше үткән