Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда быел балалар туу үлүчеләр саныннан артыграк

Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллинның матбугат конференциясендә күтәрелгән күпчелекне кызыксындырган сәламәтлек саклау өлкәсенә кагылышлы сорауларга жавапларны сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез, хөрмәтле укучыларыбыз! - Соңгы берничә елда демографик хәлнең яхшыруы күзәтелә. Бүгенге чарада бүләкләүләр дә шуның бер чагылышы. Бу үсешнең нигезләренә тукталып үтмәссезме? -Әйе, берничә ел элек җитди проблемага...

Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллинның матбугат конференциясендә күтәрелгән күпчелекне кызыксындырган сәламәтлек саклау өлкәсенә кагылышлы сорауларга жавапларны сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез, хөрмәтле укучыларыбыз!

- Соңгы берничә елда демографик хәлнең яхшыруы күзәтелә. Бүгенге чарада бүләкләүләр дә шуның бер чагылышы. Бу үсешнең нигезләренә тукталып үтмәссезме?


-Әйе, берничә ел элек җитди проблемага әйләнгән демографик хәл торышы соңгы өч елда үсүгә таба юнәлеш алды. Бу бик куанычлы хәл. 2013 елда халык саны 85 кешегә артса, быелның 7 аенда балалар туу үлүчеләр саныннан 49га артык. Әлбәттә, төп сәбәпләрнең берсе - халыкның яшәү шартлары, тормыш дәрәҗәсе яхшыру.

Хөкүмәт тарафыннан кайгыртуның артуы, ягъни яшь гаиләләргә һәртөрле яклау программалары булдыру, торак белән тәэмин итү мөмкинлекләре ачу да үз йогынтысын ясый. Районыбызда бу нәүбәттән эшчәнлек тиешле дәрәҗәдә алып барыла. Балалар бакчаларына бернинди чират юк. Нигездә яшь гаиләләр яшәгән яңа микрорайонда узган ел ачылган балалар бакчасына бүгенге көндә 180 сабый йөри.

Быел биредә 350 укучыга исәпләнгән мәктәп ачылды. Киләсе елда Яңа Юлда балалар бакчасы төзелә башлаячак. Районның киләчәге - яшьләр кулында, шуңа да аларга тиешле яшәү шартлары тудыру, социаль проблемаларны хәл итүне төп бурычыбыз саныйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда быел балалар туу үлүчеләр саныннан артыграк