Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда бушлай һәм чиратсыз тешләрне дәвалап буламы

Кешенең сәламәтлеге ни хәлдә булуын аның тешләре үк әйтеп тора, ди табиблар. Шәхсән үзем яшьтән үк тешләргә аерым игътибар бирәм, вакытында сакламасаң, аларсыз калуың да бар. Хәзер бу проблема түгел, түләүле клиникалар барлыкка килгәч, озын чиратлар торып, вакыт та әрәм итәсе түгел. Телефон аша гына көнен-сәгатен билгелисең. Бу юлы үзәк...

Кешенең сәламәтлеге ни хәлдә булуын аның тешләре үк әйтеп тора, ди табиблар.

Шәхсән үзем яшьтән үк тешләргә аерым игътибар бирәм, вакытында сакламасаң, аларсыз калуың да бар. Хәзер бу проблема түгел, түләүле клиникалар барлыкка килгәч, озын чиратлар торып, вакыт та әрәм итәсе түгел. Телефон аша гына көнен-сәгатен билгелисең.

Бу юлы үзәк сырхауханә бинасында урнашкан стоматологиягә барырга булдым, алдан язылып, әлбәттә. "Бүгенгә талоннар бетте инде, - диде телефонның теге башында ягымлы тавыш. - Килеп талон алырга кирәк, иртәнге җидедән эшли башлыйбыз". Аңлашылды, димәк ачылуына барырга кирәк.

Стоматология бүлеге тирәсеннән еш узып йөрергә туры килә. Ишегеннән кереп-чыгучы күзгә ташланмагач, кешеләр аз йөри кебек тоелган иде, тынлыкка ышанма икән...

Иртәнге җиде тулып ун-унбиш минут чамасы үткәч, барып кердем. Дөресен әйтим, мин мондый озын чиратны көтмәгән идем.

Вакыт мине шул мизгелдә шап итеп совет заманына китереп ташлады. Талон бирү тәрәзәсе авызына унлап кеше җыелган, калганнары урындыкларда, урын җитмәгәннәр стена буйлап тезелгән.

Чират бик акрын бара. "Дүрттән килеп бастыгызмы әллә"? - дим танышыма. "Алтынчы яртыда килеп чират алдым. Минем алда әнә шул кадәр кеше җыелган иде", - ди ул. Шунда эшләүче ак халатлы танышым да килеп хәл-әхвәл белеште.

- Нишләп шул кадәр заманнан артта калган бу бүлек? - дим соравына сорау белән. - Нанотехнологияләр заманында кул белән кәгазь актаралар...

Электрон формада җайлы гына чиратка язылып, үз вакытыңа гына киләсе иде дә бит!.. Күпчелек пенсионерлар, түләүлегә акчасы булмаганнар йөри, аларга чират торсалар да ярар, диләр микән? Ә бит теш сәламәтлек һәм матурлык өчен генә түгел, олымы ул, кечеме, баймы, ярлымы - көненә биш тапкыр кирәк!

Нәфис Әхмәт, ТР журналистлар берлеге әгъзасы

Коллегабызның әлеге хатын, җавап бирүләрен сорап, район үзәк сырхауханәсе җитәкчелегенә юлладык. Күп тә үтми аңа түбәндәге эчтәлектәге җавап та килде:

- Азнакай үзәк сырхауханәсенең стоматология бүлеге РФ һәм РТ Сәламәтлек саклау министрлыклары тарафыннан билгеләнгән норматив документлар һәм таләпләр нигезендә эшли. Халыкка экстрен мөрәҗәгатьләр буенча кичектергесез рәвештә һәм авыруларга план буенча талон системасы нигезендә хезмәт күрсәтелә.

Табиб-стоматологка 9-42-94 телефоны аша алдан язылу билгеләнгән. Көтү вакыты 3-7 көн чамасы, көне, сәгате пациент белән килешенә. Җәен, отпусклар чорында, бер-берләрен алыштырган табибларга эш күләме арта, шуңа бәйле рәвештә чиратлар да. Әмма бөтен мөрәҗәгать иткән кешегә дә тиешенчә хезмәт күрсәтергә тырышабыз. Менә шушындый җайсызрак чакка туры килгән пациентларыбыздан вакытлыча уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез.

М.Имаметдинова, стоматология бүлеге мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда бушлай һәм чиратсыз тешләрне дәвалап буламы