Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда буран котырды

Дүшәмбе кич дөнья бетә дип торам. Эштән кайтышлый тукталышта автобус көткәндә дә җил ярыйсы гына иде әле. Яңа Юлга кайтып төшсәк, чак очрып алып китмәде! Кухня тирәсендә ашарга пешерә генә башлаган идем, шалт итеп ут сүнде. Ә үз йорты белән яшәүчеләр өчен ут сүнү - ул катастрофа, чөнки җылылык та,...

Дүшәмбе кич дөнья бетә дип торам. Эштән кайтышлый тукталышта автобус көткәндә дә җил ярыйсы гына иде әле. Яңа Юлга кайтып төшсәк, чак очрып алып китмәде! Кухня тирәсендә ашарга пешерә генә башлаган идем, шалт итеп ут сүнде. Ә үз йорты белән яшәүчеләр өчен ут сүнү - ул катастрофа, чөнки җылылык та, су белән тәэмин ителеш тә утка көйләнгән. Ул арада ир машинасы белән кайтып туктады. Гаражга керә алмый, чөнки капка пульт, ягъни ут белән эшли. Ә давыл котыра, менә-менә калайларны, хәтта машинаны очырып алып китәр кебек. Ярый, кичке ашны шәм яктысында әзерләп куйдым. Бер карасаң, романтика инде үзе, кайчан шәм яктсында ашар идең! Үзем бер дөм-караңгы урамга, бер батарейларны тотып карыйм. Ходайның рәхмәте, өй суынырга өлгермәде, утны тиз бирделәр.

Телевизорны ачсак, бу давыл республикада иртәдән бирле котыруы турында күрсәтәләр. Бик күп зыян килгән. Без исән-имин калуыбызга шөкер итеп куйдык.

Башкалар нишләде икән дип, районның гадәттән тыш хәлләр буенча идарәсе начальнигы урынбасары Алмаз Гафуровка мөрәҗәгать иттем.

- Кайбер авыл хуҗалыкларыннан фермаларның түбәләрен алып атты дигән хәбәр килде. Бүген махсус комиссия чыгып, зыянны билгеләячәк, - диде ул.

Бу төнне электр челтәрләре хезмәткәрләренә йокы тимәгән.

- Яңа Юл, Актүбә бистәсендә, Әлкәй, Мәндәй, Таллы Бүләк, Әгерҗе, Митрәй авылларының кайбер урамнарында ут өзелде. 6 биригадабыз бертуктаусыз эшләде, 3 сәгать эчендә утны ялгадылар, - ди "Сетевая компания" ААҖнең Азнакай филиалы начальнигы Айдар Шәрәфиев.

"Ачулансак, шлем кигертербез айга!" - дип язган Такташ. Әйе, ай кадәр айга менеп җиттек, әмма табигатьтән барыбер өстен булып булмый. Әнә шулай безнең ныклыкны, оешканлыкны гел сынап тора ул.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда буран котырды