Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда бильярд ярышлары үтте

Азнакайның "Оазис" бильярд клубында танылган якташыбыз, Бөек Ватан сугышы каһарманы Канәгать Газизуллин истәлегенә багышланган чираттагы бильярд ярышлары үтте. Аның исеме, кылган изге гамәлләре күпләргә яхшы таныш. Ул ике Ватан сугышы, ике Кызыл Йолдыз, Дан орденнары кавалеры, дистәгә якын сугышчан медаль иясе булган яугир иде. 33 ел буена күмәк хуҗалык рәисе...

Азнакайның "Оазис" бильярд клубында танылган якташыбыз, Бөек Ватан сугышы каһарманы Канәгать Газизуллин истәлегенә багышланган чираттагы бильярд ярышлары үтте.

Аның исеме, кылган изге гамәлләре күпләргә яхшы таныш. Ул ике Ватан сугышы, ике Кызыл Йолдыз, Дан орденнары кавалеры, дистәгә якын сугышчан медаль иясе булган яугир иде. 33 ел буена күмәк хуҗалык рәисе булып эшләде, фидакарь хезмәте өчен Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, күпсанлы медальләр белән бүләкләнә.


...Исән булса, бу көннәрдә аңа 90 яшь тулган булыр иде. Бабалары рухына әлеге турнирны инде бишенче ел рәттән оныклары Азат һәм Марат Галиевләр оештыра. Ярышларны ачу тантанасында кызы Розалия Галиева, бертуган энесе Данил Шәрифуллин, район ветераннар советы вәкиле Гариф Насыйбуллин чыгыш ясады, уллары, кияве, оныклары, дуслары катнашты.


Спортның бу төре буенча көч сынашырга дип Азнакай шәһәреннән генә түгел, авыллардан да килгән өлкәннәр саны дүрт дистәгә якынлашты.


Ике көн дәвамында барган ярышта чемпион исемен Арсенал Ахунов яулады. Калган өч призлы урынга Владимир Кузнецов, Витаил Мәҗитов һәм Салават Хөснетдинов лаек булды. Клуб хуҗасы Азат Галиев җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.


- Сиксәненче яшем белән барам, әмма шәһәрдәге бер генә эшмәкәрнең дә өлкәннәр өчен ел саен мондый спорт бәйрәме оештырганы юк әле. Бильярдта ярышу мөмкинлеге бирәләр, ашаталар-эчертәләр, өстәвенә, бүләкләрен дә бирәләр. Рәхмәттән башка ни әйтәсең инде бу игелекле егетләргә, - диде Салават Хөснетдинов.


Наил АБДУЛЛИН,

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда бильярд ярышлары үтте