Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда билбаулы көрәш буенча Бөтенроссия ярышлары бара

Бүген Азнакайда РФнең Атказанган тренерлары Әсхәт Шәйхетдинов һәм Мәгас Сәхәбетдинов истәлегенә билбаулы көрәш буенча XII Бөтенроссия турниры старт алды. Ачылыш тантанасында ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы вәкиле Алмаз Габдуллин да катнашты. Үзенең сәламләү чыгышында ул билбаулы көрәшнең дәрәҗәсе елдан-ел күтәрелүен, аның белән кызыксынучыларның саны арта баруын билгеләп үтте, спортчыларның...

Бүген Азнакайда РФнең Атказанган тренерлары Әсхәт Шәйхетдинов һәм Мәгас Сәхәбетдинов истәлегенә билбаулы көрәш буенча XII Бөтенроссия турниры старт алды. Ачылыш тантанасында ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы вәкиле Алмаз Габдуллин да катнашты.

Үзенең сәламләү чыгышында ул билбаулы көрәшнең дәрәҗәсе елдан-ел күтәрелүен, аның белән кызыксынучыларның саны арта баруын билгеләп үтте, спортчыларның барсына да ярышларда уңышлар теләде.

"Чатыр тау Арена" спорт комплексында уздырылучы әлеге ярышларда илнең төрле төбәгеннән һәм Татарстаннан 144 спортчы бил алыша. Катнашучылар арасында Казахстан командасы да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда билбаулы көрәш буенча Бөтенроссия ярышлары бара