Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда бетон заводы ачылды

Районыбызда эшмәкәрләргә ярдәм максатыннан, төрле очрашулар, киңәшмәләр уздыру матур традициягә әйләнде. Кагыйдә буларак, андый очрашуларда район җитәкчелеге һәм алар белән эшләүче оешма-предприятие вәкилләреннән кала, республикадан да вәкилләр катнаша. Чәршәмбе көнне шундый очрашуларның чираттагысы Балалар иҗаты үзәгендә үтте. Очрашуны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин алып барды. Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы вәкиле...

Районыбызда эшмәкәрләргә ярдәм максатыннан, төрле очрашулар, киңәшмәләр уздыру матур традициягә әйләнде. Кагыйдә буларак, андый очрашуларда район җитәкчелеге һәм алар белән эшләүче оешма-предприятие вәкилләреннән кала, республикадан да вәкилләр катнаша. Чәршәмбе көнне шундый очрашуларның чираттагысы Балалар иҗаты үзәгендә үтте. Очрашуны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин алып барды. Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы вәкиле Дилюс Шәвәлиев урта һәм кече эшмәкәрлекне яклау программалары, закончалыктагы яңалыклар, алардан файдалану алымнары турында җентекле чыгыш ясады. Ул илебездә бара торган кризисның эшмәкәрлек эшчәнлегенә киртә булмавын әйтеп үтте. Киресенчә, кризис кешеләргә эзләнергә, үз эшен ачарга этәргеч бирә. Сорауларга җавап биргәндә Дилюс Рәсим улы ярдәм программаларында катнашканда һәм килешүләр төзегәндә аеруча сак һәм игътибарлы булырга чакырды, үз районыбыз һәм республика белгечләре белән ныклап киңәшергә тәкъдим итте. Дөрес эш итмәгәндә, ярдәм программаларының файдасыннан бигрәк, зыяны да күбрәк булуы бик ихтимал икән. Сорауларга шулай ук көньяк-көнчыгыш сәнәгать палатасы рәисе Рөстәм Латыйпов, Татарстан Республикасы эшмәкәрләрне яклау үзәге вәкиле Булат Шәйхразиев та җаваплар бирделәр.

Соңыннан киңәшмәдә катнашучылар "Азнакай" сәнәгать мәйданчыгына юл тоттылар. Биредә брусчатка ясау эшчәнлеге белән таныштылар һәм бетон мини- заводын ачу тантанасында катнаштылар.

  • Сәнәгать мәйданчыклары - эшмәкәрлекне үстерүдә зур әһәмияткә ия. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәрбер муниципаль районда сәнәгать мәйданчыкларын ачу бурычын куйган иде. Азнакайлылар арттырып та җибәрделәр: берне генә түгел, берьюлы өчне булдырдылар. Гомумән, Азнакай эшмәкәрләре бик актив, - диде Дилюс Рәсим улы район эшкуарларының алга таба да зур уңышларга ирешүен теләп.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин районыбыз, шәһәребездә төзелеш эшләренең киң колач белән баруын. Шуңа да үзебездә җитештерелгән барлык төр төзелеш материалларына да ихтыяҗ зур булуын әйтеп, эшмәкәрләргә алга таба тагын да киңрәк эшчәнлек алып барырга киңәш итте.

Әнә шулай сәнәгать мәйданчыкларындагы буш бизнес нокталарына җан иңә, эшмәкәрләр үз эшен башлап җибәрә. Ә иң әһәмиятлесе: райондашларыбыз өчен яңа эш урыннары барлыкка килә. Менә бу соңгы урыннарда гына да 16 кеше эшле булган.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда бетон заводы ачылды