Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда беренчеләрдән булып мәктәп музее оештырган Мария Кривуляк 90 яшьлек юбилеен каршылый

Бөек Ватан сугышы башланганда Мариягә уналты яшь була. Әтисе Михаилны беренче көннәрдән үк Чиләбе өлкәсенә урман кисәргә җибәрәләр. Әнисе биш бала белән кала. - Мин гаиләдә иң өлкәне идем. Колхозга эшкә чыктым. Илле килолы ашлык капчыкларын ничек күтәргәнмендер! Аларны атларда таулар, кара урман аша утыз чакрым ераклыктагы элеваторга илтә идек....

Бөек Ватан сугышы башланганда Мариягә уналты яшь була. Әтисе Михаилны беренче көннәрдән үк Чиләбе өлкәсенә урман кисәргә җибәрәләр. Әнисе биш бала белән кала.


- Мин гаиләдә иң өлкәне идем. Колхозга эшкә чыктым. Илле килолы ашлык капчыкларын ничек күтәргәнмендер! Аларны атларда таулар, кара урман аша утыз чакрым ераклыктагы элеваторга илтә идек. Бүре өеренә тап булган чаклар да булды, Ходай саклагандыр инде, - дип искә ала ул яшьлеген.


Мария Кривуляк 1924 елда Башкортстанның Благовар районы Языково авылында туа. 1942 елда Уфа педагогия институтына укырга керә. Салкын, ачлык, юклык җелегенә үтә кызның, әмма белемгә омтылышы көчле була. Җәйге каникулда туган колхозында эшләсә, уку чорында кичләрен госпитальгә яралы солдатлар янына йөриләр, аларга китаплар, бәйләгән оекбашлар илтәләр.

Соңгы курста фронтовик Николай белән таныша. Зифа гәүдәле, аксыл чәчле, зәңгәр күзле кызны гомерлек яр итә егет. Хезмәт юлын Мария Кривуляк үз авылларында башлый. 1952 елда алар Баулы районына, аннан Азнакайга күчәләр. Лаеклы ялга чыкканчы ул 4 нче мәктәптә география укыта, районда беренчеләрдән булып мәктәп музее оештыра, "Россия Федерациясенең халык мәгарифе отличнигы" билгесенә лаек була.


Ире белән 42 ел бер җан булып яшәп, ике ул, бер кыз үстерәләр, өчесе дә Уфа нефть институтын тәмамлап, җитәкче урыннарда эшлиләр.


Мария Кривуляк бүген дә тик утырмый: иренең һәм үзенең нәсел шәҗәрәсен өйрәнә.


- Нинди бәхет, кранны ачтың - җылы су ага, газны ачтың - зәңгәр ягулык килә, ялт итеп электр уты яна. Җып-җылы урынга ятып йоклыйм, коптилкага утын ягып интегәсе юк, - ди ул бүгенге тормышына куанып.


Мәүлидә Фәттахова,

укытучы-пенсионер

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда беренчеләрдән булып мәктәп музее оештырган Мария Кривуляк 90 яшьлек юбилеен каршылый