Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда беренче тапкыр "ползункилар" бәйгесе узды

Азнакайда беренче тапкыр алты айдан яшь ярымга кадәр балалар өчен бәйге узды. Беренче төркемдә әле тәпи китмәгән балалар шушып ярышса, икенче төркемдә инде "аяклы" чаялар узышты. - Бәйге үткәреләсен балалар бакчасында хәбәр иттеләр һәм җирле радиодан ишеттем. Бик шатланып килдек. Үзенчәлекле бәйрәм килеп чыкты. Аны оештырган Яшьләр үзәгенә рәхмәттән башка...

Азнакайда беренче тапкыр алты айдан яшь ярымга кадәр балалар өчен бәйге узды. Беренче төркемдә әле тәпи китмәгән балалар шушып ярышса, икенче төркемдә инде "аяклы" чаялар узышты.

- Бәйге үткәреләсен балалар бакчасында хәбәр иттеләр һәм җирле радиодан ишеттем. Бик шатланып килдек. Үзенчәлекле бәйрәм килеп чыкты. Аны оештырган Яшьләр үзәгенә рәхмәттән башка сүз юк, тагын да булып торсын иде шушындый очрашулар, - ди җиңүче яшь ярымлык Дмитрийның әнисе Кристина Аптекаева.

Ул өч бала әнисе. Шунысы кызык, мондый ишле гаиләләр бәйгедә шактый иде.

-Сәйдәшебезгә тугыз ай, әлегә ул үрмәли генә, әмма бик хәрәкәтчән. Чын ир кеше буларак, аш, ит ярата, - диләр Венера һәм Ирек Сиразовлар.

Олы кызлары Камилә музыка мәктәбендә хореография сыйныфында шөгыльләнә, ә Нурисламнары ике ел инде хоккейда. Сәйдәшне дә әнә шулай кечкенәдән спортка тартмакчылар.

Ә шуышучылар арасында иң тиз вакытны унбер айлык Эмилия күрсәтте. Әдилә белән Рөстәм Бәхтиевлар гаиләсендә ул беренче бала.

Бәйгедә әниләр һәм әтиләр өчен дә сынаулар оештырылды.

Гаиләләрнең барысы өчен дә бүләге түгел, мәзәге кыйммәт булды. Башта әти-әниләре алдыннан төшәргә кыенсынган сабыйлар 4 нче лицейның спорт залын тутырып йөгерделәр, бер-берсе белән "таныштылар", бик күп һөнәрләрен күрсәттеләр.

Резеда ШӘРИПОВА, автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда беренче тапкыр "ползункилар" бәйгесе узды