Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда бер сугыш ветеранын да игътибардан читтә калдырмаячаклар

Чираттагы атналык киңәшмәдә район һәм шәһәр тормышына кагылышлы төп мәсьәләләр күтәрелде. Оператив хәл белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге начальнигы Илдар Шакиров таныштырды. Ул узган атнада оператив-тикшерү чаралары вакытында Актүбә кешесендә наркотик матдәләр табылуын билгеләп үтте. Ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов Казанда ТР ветераннарының региональ иҗтимагый оешмасы...

Чираттагы атналык киңәшмәдә район һәм шәһәр тормышына кагылышлы төп мәсьәләләр күтәрелде.
Оператив хәл белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге начальнигы Илдар Шакиров таныштырды. Ул узган атнада оператив-тикшерү чаралары вакытында Актүбә кешесендә наркотик матдәләр табылуын билгеләп үтте.


Ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов Казанда ТР ветераннарының региональ иҗтимагый оешмасы республика Советы үткәргән пленумында катнашып, чыгыш ясаган иде. Ул Азнакайда тыл фидакарьләре һәм сугыш чоры балаларына куелган һәйкәлләрнең республикада зур кызыксыну уятуын әйтеп китте.


Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан районда әзерлек эшләре башланды. Хакимият башлыгы Марсель Шәйдуллин:
- Сугыш михнәтләре кагылган бер генә кеше дә игътибардан читтә калмаска тиеш. Аларга ихтирам күрсәтү - һәр кешенең изге бурычы, - дип билгеләп үтте.


Районда халыкны автобус транспорты белән тәэмин итү һәм административ-техник комиссия эшчәнлеге хакында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмис Ханнанов таныштырды. Аның чыгышыннан күренгәнчә, халыктан комиссиягә дүрт дәгъва кергән, алар тикшерелеп, тиешле чаралар күрелгән.


Дүшәмбе киңәшмәсендә шулай ук диспансерлаштыру, янгын хәвефсезлеге, район һәм шәһәр эчендә барган төзелешләр хакында сораулар күтәрелде. Шәһәрдә ун көн дәвамында маммолог күчмә кабул итү үткәрә. Район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илфат Фәрхуллин җитәкчеләрнең үз коллективларында аңлату эшләре алып баруларын һәм диспансерлаштыру үтәргә тиешлеләрне эштән җибәрүләрен сорады.


Киңәшмәнең йомгаклау өлешендә агымдагы атнага бурычлар билгеләнде, җитәкчеләр адресына тиешле күрсәтмәләр бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда бер сугыш ветеранын да игътибардан читтә калдырмаячаклар