Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда бер көндә генә дә 15 авария теркәлгән

Туйкә-Митрофановка юлында "ВАЗ" автомобиле шоферы тизлекне арттырып икенче як полосага чыга һәм каршысына килүче "Mitsubishi-Lancer" белән бәрелешә. Авария нәтиҗәсендә ике кеше - "ВАЗ" машинасын йөртүче һәм пассажир зыян күрә, алар сырхауханәгә озатыла.Әлеге юл фаҗигасе 17 мартта була. Язгы-җәйге чор җитү белән урамнарда транспорт агымы сизелерлек арта. Кышын шәхси транспорт белән...

Туйкә-Митрофановка юлында "ВАЗ" автомобиле шоферы тизлекне арттырып икенче як полосага чыга һәм каршысына килүче "Mitsubishi-Lancer" белән бәрелешә. Авария нәтиҗәсендә ике кеше - "ВАЗ" машинасын йөртүче һәм пассажир зыян күрә, алар сырхауханәгә озатыла.Әлеге юл фаҗигасе 17 мартта була.

Язгы-җәйге чор җитү белән урамнарда транспорт агымы сизелерлек арта. Кышын шәхси транспорт белән файдаланмаучылар да, шулай ук велосипедчылар, мотоциклчылар руль артына утыра.

Юлның машиналар йөри торган өлешенә чиста асфальт эзләп пычрак, боз каткан тротуарлардан җәяүлеләр дә чыга.


Һава торышының кинәт кенә үзгәрүе сәбәпле (әле генә эретә, әле генә кар ява һ.б.), шәһәр һәм район юлларында бәхетсезлек очраклары күбәюгә китерде:

31 март көнне генә дә 15 авария теркәлде.

Кайберәүләр, көннәр җылытуга алданып, кышкы тәгәрмәчләрне җәйгесенә алыштырдылар. Бу исә килеп туган аварияләрнең төп сәбәбе булып тора.


Гаять куркыныч юл шартлары машина йөртүчеләрдән һәм җәяүлеләрдән үз иминлегенә карата зур игътибар бирүне һәм юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәүне таләп итә. Шуның өчен юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да юлларда, бигрәк тә тәүлекнең караңгы вакытында игътибарлырак булуларын, юл кагыйдәләрен үтәүләрен сорыйбыз. Хәерле юллар сезгә!

Валерий ЧЕРНЫХ,

ЮХИДИ бүлеге начальнигы вазифасын башкаручы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда бер көндә генә дә 15 авария теркәлгән