Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда бер хезмәткәрне үз теләге белән эштән китәргә мәҗбүриләгәннәр

Азнакай шәһәр прокуратурасына бер оешмада эшләүче А. дан мөрәҗәгать керде. Эш бирүче аңа үз теләге белән эштән китү турында гариза язарга мәҗбүр иткән. Шул ук вакытта А.га бернинди дә дисциплинар җәза бирелмәгән һәм аның эшен дәвам итәсе килә. Әмма аның урынына инде башка хезмәткәр тапканнар. Тикшерү барышында А.-ның 2012 елның...

Азнакай шәһәр прокуратурасына бер оешмада эшләүче А. дан мөрәҗәгать керде. Эш бирүче аңа үз теләге белән эштән китү турында гариза язарга мәҗбүр иткән. Шул ук вакытта А.га бернинди дә дисциплинар җәза бирелмәгән һәм аның эшен дәвам итәсе килә. Әмма аның урынына инде башка хезмәткәр тапканнар.

Тикшерү барышында А.-ның 2012 елның май аеннан ук биредә эшләве мәгълүм булды. Эш бирүче үз гамәлләрен кире какмады, хезмәткәрнең һөнәри яктан үз эшенә туры килмәве сәбәпле, гариза язарга этәрүен һәм якын киләчәктә әлеге оешманың ябылуы турында әйтте.

РФ Хезмәт кодексының 80 нче маддәсе нигезендә хезмәткәр мондый гаризаны үз теләге белән язарга тиеш. Шул чакта гына эш бирүче белән хезмәткәр арасындагы хезмәт килешүе өзелә.

Хезмәт Кодексының 81 нче маддәсе эш бирүчегә хезмәт килешүен өзү өчен шартларны (шул исәптән оешма ябылган очракта) билгели.

Кодексның 180 нче маддәсе буенча оешма ябылып, хезмәткәрләр кыскартылганда, алар эш бирүче тарафыннан ике ай алдан кисәтелә. Эш бирүче, уртача хезмәт хакы күләмендә өстәмә компенсация түләп, хезмәткәрне күрсәтелгән вакыттан алдарак та җибәрә ала. Моның өчен эштән китүченең язмача ризалыгы гына кирәк.

Шулай итеп, предприятиене ликвидацияләү уңаеннан эштән азат ителгән барлык хезмәткәрләргә дә уртача бер айлык хезмәт хакы күләмендә пособие түләнә. Шундый ук хезмәт хакы эшкә урнашу чорында да саклана, әмма эштән азат ителгәннән соң, ике айдан да күп вакытка түгел.

Торак кагыйдәләре буенча хезмәткәр сәбәпсез 4 сәгать дәвамында эш урынында булмаса, эш бирүче хезмәт килешүен өзергә хокуклы.

Әлеге очракта да 27,30,31 декабрьдә хезмәткәрнең сәбәпсез эш урынында булмавы турында актлар төзелгән, әмма әлеге актлар хезмәткәргә җиткерелмәгән һәм ул кисәтелмәгән. Шулай булгач, эш бирүчедә хезмәткәрнең сәбәпсез эшкә килмәвен раслаучы дәлил юк һәм ул хезмәткәрне әлеге пункт буенча эштән азат итә алмый.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча эш бирүчегә шәһәр прокуроры тарафыннан хезмәт закончалыкларын бозмау турында кисәтү ясалды.

Азнакай шәһәр прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда бер хезмәткәрне үз теләге белән эштән китәргә мәҗбүриләгәннәр