Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда бер генә өлкән кеше дә игътибарсыз калмый

 Бәйрәмдә ике дистәдән артык абый-апалар рәхәтләнеп күңел ачты, бер-берләре белән аралашты.

 Гомере буе шушы җирлектә хезмәт куеп та, оешмасы таралгач читкә кагылган өлкән яшьтәге кешеләрнең берсен дә игътибарсыз калдырырга тиеш түгеллегебезне кат-кат искәртеп килгән район башлыгы Марсель Шәйдуллинның чакыруын техника сервисы җитәкчеләре хуплап, ябылган “Сельхозтехника” ветераннарын үз кайгыртуларына алдылар. Шушы көннәрдә алар өчен мул табынлы, җыр-биюле бәйрәм оештырылды. Аларны район җитәкчелеге исеменнән бәйрәм белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов та килде.

–Кайчандыр гөрләп торган предприятие инде шактый еллар элек бетерелеп, аның өлкәннәре дә чарасызлыкта калды, – диде ветераннарны туплап, алар белән даими элемтәдә торган Риф Самаров. – Әле ярый район җитәкчелеге ташламады, булдыра алганча игътибар-кайгырту күрсәтеп килде. Инде менә үзләренә шефлыкка алган коллективына, аерым алганда, Булат Дәүләтгәреевка, Марсель Зыатдиновка зур рәхмәтлебез.

 Бәйрәмдә ике дистәдән артык абый-апалар рәхәтләнеп күңел ачты, бер-берләре белән аралашты. Ә инде Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган бу очрашуга килә алмаган 9 ветеранның предприятие вәкилләре өйләренә барачак. Элеккеге “Сельхозтехника” пенсионерларының  көнкүрештә килеп туган, башка проблемаларын өйрәнеп, аларны хәл итүдә мөмкинлектән чыгып ярдәм күрсәтәчәкләрен дә әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев