Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Бөек Ватан сугышын кичкән 134 ветеран яши

Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллинның матбугат конференциясендә күтәрелгән күпчелекне кызыксындырган Җиңүнең 70 еллыгына хәзерлеккә кагылышлы сорауларга жавапларны сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез, хөрмәтле укучыларыбыз! - Илебез, шул исәптән Татарстан Республикасы да Бөек Җиңүнең 70 еллыгы тантанасына әзерләнә. Бу нәүбәттән Азнакайда нинди эшләр башкарыла? Ел башыннан старт алган "Безнең кадерле...

Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллинның матбугат конференциясендә күтәрелгән күпчелекне кызыксындырган Җиңүнең 70 еллыгына хәзерлеккә кагылышлы сорауларга жавапларны сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез, хөрмәтле укучыларыбыз!

- Илебез, шул исәптән Татарстан Республикасы да Бөек Җиңүнең 70 еллыгы тантанасына әзерләнә. Бу нәүбәттән Азнакайда нинди эшләр башкарыла? Ел башыннан старт алган "Безнең кадерле ветераныбыз" социаль акциясе үтәлеше дә Сезнең шәхси контрольдә дип беләбез...


- Бер генә ветераныбыз, тыл фидакаре, сугыш чоры баласы да безнең игътибардан читтә калырга тиеш түгел. Өлкәннәребезгә бар наз, күңел җылысын исән чакта биреп калырга кирәк. Кызганыч, аларның сафы торган саен сирәгәя. Бүгенге көндә районыбызда Бөек Ватан сугышын кичкән 134 ветеран яши. Алар турында кайгыртуны, көнкүреш, яшәү проблемаларын хәл итүне район җитәкчелеге генә түгел, һәр оешма-предприятие, учреждение дә үз өстенә алды. Бу юнәлештәге эшчәнлек хакында җитәкчеләребез даими хисап тота. Моннан тыш, мохтаҗ булган һәркайсына социаль хезмәткәрләр билгеләнде.

Ветераннарыбызның сәламәтлеген ныгыту максатыннан медицина тикшерүләре үткәрү, ял йортларына юлламалар белән тәэмин итү дә игътибар үзәгендәге мәсьәлә булып тора. "Безнең кадерле ветераныбыз" республика акциясенә беренче көннәрдән үк актив кушылып, ветераннарыбызга медицина учреждениеләрендә уңайлы, яхшы шартлар тудыруда максатчан эш алып барыла. Район үзәк сырхауханәсенең кардиология, терапия, хирургия, неврология, травматология һәм башка бүлекләрендә ветераннарыбыз өчен махсус 12 палата билгеләнде.

Бүгенге көнгә аларның 6сында ремонт инде төгәлләнеп, аларда өй шартлары тудырылып, тиешенчә җиһазландырылды, аларда ветераннарыбыз дәвалану ала. Шундый янә 6 палатаны тулысы белән яңарту төгәлләнеп килә.


2012 елда районда, республикада беренчеләрдән булып, сугыш чоры балаларына һәм тыл фидакарьләренә һәйкәлләр куелды. Ленинград блокадасын, Сталинград, Мәскәү өчен барган сугышларда Җиңү яуланган даталар, Җиңү бәйрәмендә, Өлкәннәр көнендә һәм башка шундый истәлекле вакыйгалар һәм туган көннәре, гаилә бәйрәмнәре уңаеннан алар белән очрашулар үтә, шулай ук өйләренә барып та котлыйбыз.

Һәр елны бу чараларга район бюджетыннан 6,7 миллион сум акча бүленә. Авылларда, Актүбә бистәсендә - барсы 60лап һәйкәл яңартылды, алар янәшәсендә тыл фидакарьләре һәм сугыш чоры балаларына стеллалар калыкты. Шәһәребезнең Җиңү мәйданындагы Мемориалга реконструкция үткәрәбез, биредә Азнакайдан яу кырына киткән 13 меңнән артык райондашыбызның исемлек такталары эшләнә. Яңа микрорайонда "Җиңүнең 70 еллыгы" паркы калкып килә. Биредә Бөек Ватан сугышы каһарманнарына мемориаль такта, сугыш геройлары аллеясы да булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда Бөек Ватан сугышын кичкән 134 ветеран яши