Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган спорт фестивале үтте.

Җирлегебездә спортны үстерүгә, аеруча балалар һәм яшүсмерләр тартылган спорт төрләрен активлаштыруга зур игътибар бирелә. Аның әледән-әле республикакүләм ярышлар уздыру үзәге булуы, үз спортчыларының төрле дәрәҗәле бәйгеләрдә җиңүләргә ирешүе шуның турыда сөйли. Мәсәлән, бүген без хоккей, милли көрәш, шорт-трек, гер спорты, армрестлинг буенча республика, хәтта Россия күләмендә зур уңышларга ирешкән спортчыларыбыз...

Җирлегебездә спортны үстерүгә, аеруча балалар һәм яшүсмерләр тартылган спорт төрләрен активлаштыруга зур игътибар бирелә.
Аның әледән-әле республикакүләм ярышлар уздыру үзәге булуы, үз спортчыларының төрле дәрәҗәле бәйгеләрдә җиңүләргә ирешүе шуның турыда сөйли. Мәсәлән, бүген без хоккей, милли көрәш, шорт-трек, гер спорты, армрестлинг буенча республика, хәтта Россия күләмендә зур уңышларга ирешкән спортчыларыбыз белән горурлана алабыз.
Бу хакта чараны тантаналы ачу вакытында муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин да билгеләп үтте.
Фестиваль барышында районда спортны үстерүгә зур өлеш керткән тренерларга, төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган спортчы егет-кызларга Рәхмәт хатлары, Грамоталар, сертификатлар тапшырылды.
Бу көнне төрле оешма-предприятие, учреждение вәкилләреннән торган 27 команда 10 спорт төрендә көч сынашып, иң көчлеләр билгеләнде. Киеренке уенның җиңүчеләре булып "Азнакайнефть", мәгариф идарәләре, Лениногорск политехник көллиятенең Азнакай филиалы командалары танылды.
Азнакайлыларны бу көннәрдә тагын зур спорт бәйрәме көтә: 9-10 май көннәрендә шәһәрнең Боз сараенда бадминтон буенча яшүсмер егет һәм кызлар арасында Республика ярышлары узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда Бөек Җиңүнећ 70 еллыгына багышланган спорт фестивале үтте.