Реклама
ҖӘМГЫЯТЬ
Азнакайда БДИ нәтиҗәләре билгеле. Алар узган елга караганда яхшырган
Мәктәпләрдә дәүләт имтиханнары тәмам, укучылар кулларына аттестатлар алып, төрле якларга таралашты. Быел сынауларны алар ничек узган? Әлеге сорау белән без мәгариф идарәсе начальнигы Эльвира Зариповага мөрәҗәгать иттек. - Имтиханнар тыныч, кимчелекләрсез узды. Тугызынчы сыйныфны 644 укучы тәмамлады. Аларның күбесе ирекле фәннәрдән җәмгыять белемен (377), информатиканы (239), биологияне (226) физиканы (143)...
Мәктәпләрдә дәүләт имтиханнары тәмам, укучылар кулларына аттестатлар алып, төрле якларга таралашты. Быел сынауларны алар ничек узган? Әлеге сорау белән без мәгариф идарәсе начальнигы Эльвира Зариповага мөрәҗәгать иттек.
- Имтиханнар тыныч, кимчелекләрсез узды. Тугызынчы сыйныфны 644 укучы тәмамлады. Аларның күбесе ирекле фәннәрдән җәмгыять белемен (377), информатиканы (239), биологияне (226) физиканы (143) сайлады. Рус теле буенча уртача билге 3,93, математика буенча - 3,59 булды. Кызганычка каршы, 22 укучыга сентябрьдә кабат имтиханнар тотарга туры киләчәк.
Унберенче сыйныфны тәмамлаучы 289 укучының барысы да имтиханнарны уңышлы тапшырды. Алдагы дистә елда 5-6сы аттестатсыз кала иде. Математиканың база өлеше буенча билге уртача 4,48 булды. Бу республика һәм узган елгы район күрсәткеченнән югарырак. Профиль математиканы 150 укучы тапшырды, уртача балл 52,02 тәшкил итте. Алты укучы 80 баллдан артык җыя алды.
Рус теле буенча уртача балл - 71,89 (2015 елда - 67,49). 79 укучы 80 баллдан артыкны җыюга иреште ( узган ел - 62 укучы).
Унберенче сыйныфларның 93%ы - база математикасын, 54%ы - профиль математикасын, 38%ы - җәмгыять белемен, 29%ы - физиканы, 18%ы - биологияне, 14%ы - химияне, 10%ы - тарихны, 7%ы - инглиз телен, 4% ы - әдәбиятны, 3%ы - информатиканы, 1%ы - географияне сайлады.
Тулаем алганда, 102 укучы төрле фәннәрдән имтиханнарны 80 баллдан артыкка бирә алды (2015 елда - 93 укучы). Сигез фәннән: рус теле, математика, физика, тарих, җәмгыять белеме, информатика, әдәбият һәм инглиз теле буенча нәтиҗәләр узган елга караганда югарырак. Ә республиканыкы белән чагыштырганда быел биология, тарих, җәмгыять белеме һәм база математикасы буенча нәтиҗәләр югарырак.
31 укучы "Укуда аеруча уңышлары өчен" илкүләм, 2 укучы республика медале белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев