Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда балыкчылар турниры узачак

Табигать-Ананың һәр фасылы үзенчә гүзәл, бай. Агач-куакларга алтынсу төсләр иңгәч урманда гөмбәчеләр дә күбәйде. Әмма көз сыеның алдаучан булуын, гөмбә җыйганда сак булырга, аны белеп җыярга, тиешенчә эшкәртергә кирәклеген дә онытмыйк. Ә менә су буйларын балыкчылар биләп алды. Җәй дәвамында шактый үсәргә өлгергән маймычлар инде эре балык булып җитешкән. Ел...

Табигать-Ананың һәр фасылы үзенчә гүзәл, бай. Агач-куакларга алтынсу төсләр иңгәч урманда гөмбәчеләр дә күбәйде. Әмма көз сыеның алдаучан булуын, гөмбә җыйганда сак булырга, аны белеп җыярга, тиешенчә эшкәртергә кирәклеген дә онытмыйк. Ә менә су буйларын балыкчылар биләп алды. Җәй дәвамында шактый үсәргә өлгергән маймычлар инде эре балык булып җитешкән.

Ел дәвамында бәйгеләрне шактый үткәреп килгән һәвәскәр балыкчылар җәмгыяте көзге ярышларны ачып, 4 октябрьдә Тымытык авыл янына Ык буена чакыра. Биредә иртәнге 8.00 сәгатьтә район башлыгы призына чираттагы турнир үтәчәк. Командада ничә кеше, кемнәр катнаша ала, ярыш шартлары турындагы сорауларга җавапларны 89172592057, 89172560299 телефоннары аша алырга була. Һәвәскәр балыкчылар инде дуслашып өлгергән тамашачыларның да күп булырына өметләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда балыкчылар турниры узачак