Реклама
ҖӘМГЫЯТЬ
Азнакайда балык тоту буенча турнир үтте. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Узган атнада Чалпы авылы җирлегендәге Наратлы буасында балык тоту буенча зур турнир үтте. Шунсын да билгеләп үтәргә кирәк, Азнакай балыкчылар клубы өч ел эчендә уздырган турнирларның саны инде 16га җитте! Ләкин әле мондый дәрәҗәдәгесе узганы юк иде, ник дигәндә, моңа кадәр безнең җирлектә балыкчыларга спорт разряды бирелгәне булмады. Бу көнне...
Узган атнада Чалпы авылы җирлегендәге Наратлы буасында балык тоту буенча зур турнир үтте. Шунсын да билгеләп үтәргә кирәк, Азнакай балыкчылар клубы өч ел эчендә уздырган турнирларның саны инде 16га җитте! Ләкин әле мондый дәрәҗәдәгесе узганы юк иде, ник дигәндә, моңа кадәр безнең җирлектә балыкчыларга спорт разряды бирелгәне булмады. Бу көнне исә 1-10 урынны алучыларга өченче спорт разряды бирелде.
Районда узган ярышлар билгеле спотчылар катнашкан чемпионатлардан бер дә ким булмады. Казан, Яр Чаллы, Минзәлә, Әлмәт, Бөгелмәдән дә балыкчыларның бәйгегә килүе турнирга дәрәҗә өстәде.
Һава торышы көйсезлегенә карамый, балык тотучылар үз осталыкларын күрсәттеләр. Алты сәгать дәвамында барган киеренке бәйгедә Азнакайдан Илдар Шакиров өченче урынга лаек булы. Шулай ук Илсур Гарипов, Салават Бәдртдиновлар да өченче спорт разряды нормативларын үтәделәр.
Нәтиҗәләр ясалган арада буа яры чын бәйрәм рухына чумды: спортчылар шау-гөр килеп яңалыклар белән уртаклашты, тәмле исе бөтен киң болынга таралган кайнар аш, чәйдән авыз итте.
Турнирдан канәгать калган балыкчылар киләсе очрашуларга кадәр дип таралышты.
Әнис Низаметдинов, Азнакай балыкчылар клубы җитәкчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев