Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда балигъ булмаганнарны эшкә алу закончалыгы бозылу очрагы ачыкланган

Азнакай оешмаларының берсендә балигъ булмаганнарны эшкә алу закончалыгы бозылу очрагы ачыкланды. Биредә РФ Хезмәт кодексының 266 нчы маддәсе таләпләрен бозып, 1999 елгы ике балигъ булмаган үсмерне мәҗбүри медицина күзәтүе узмыйча эшкә алганнар. Биредә шулай ук РФ Хезмәт кодексының 136 нчы маддәсендә күрсәтелгән таләпләр дә бозылган. Хезмәт хакын түләүнең тәртибе, эш...

Азнакай оешмаларының берсендә балигъ булмаганнарны эшкә алу закончалыгы бозылу очрагы ачыкланды. Биредә РФ Хезмәт кодексының 266 нчы маддәсе таләпләрен бозып, 1999 елгы ике балигъ булмаган үсмерне мәҗбүри медицина күзәтүе узмыйча эшкә алганнар. Биредә шулай ук РФ Хезмәт кодексының 136 нчы маддәсендә күрсәтелгән таләпләр дә бозылган. Хезмәт хакын түләүнең тәртибе, эш һәм ял вакытлары режимы да билгеләнмәгән. Балигъ булмаганнарның хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштергәндә, Хезмәт кодексының 20 нче маддәсе (әти-әниләрнең рөхсәте юк) таләпләре дә үтәлмәгән. Азнакай шәһәр прокуратурасы ачыкланган хокук бозуларны бетерү буенча әлеге оешма җитәкчесенә карата гариза кертте.

Азнакай шәһәр прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда балигъ булмаганнарны эшкә алу закончалыгы бозылу очрагы ачыкланган