Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда балигъ булмаганнар эше буенча комиссия Вахитов яшүсмерләрнең проблемаларын тикшерде

Балигъ булмаганнар эше буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышында Вахитов авыл җирлегендә яшүсмерләр арасында хокук бозулар профилактикасы хакында сүз барды. Авыл җирлеге башлыгы Ленар Мөкъсинов һәм мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Дамир Фәттахов әлеге юнәлештә башкарыла торган эшләр белән таныштырдылар. Кызганычка каршы, Вахитов авыл җирлеге - иң тынгысыз участокларның берсе. Карамагында...

Балигъ булмаганнар эше буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышында Вахитов авыл җирлегендә яшүсмерләр арасында хокук бозулар профилактикасы хакында сүз барды.


Авыл җирлеге башлыгы Ленар Мөкъсинов һәм мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Дамир Фәттахов әлеге юнәлештә башкарыла торган эшләр белән таныштырдылар. Кызганычка каршы, Вахитов авыл җирлеге - иң тынгысыз участокларның берсе. Карамагында авыллар да күп - бишәү. Читтән күченеп килүчеләр шактый. Гадәттә, андый гаиләләр эчкече, башка җирдән куылган була.


- Йорт сатып алганда, пропискага кергәндә авыл җирлеге башкарма комитетының аларга каршылык күрсәтергә хакы юк. Социаль имин булмаган гаиләләрдә әти-әниләр шәхси тормышларына тыкшынуны яратмыйлар, - ди Ленар Мөкъсинов.


Комиссия әгъзалары җирлектә җәмәгатьчелек тәрбиячеләре эшен көчәйтүне һәм балигъ булмаганнар арасында хокук бозулар профилактикасына иҗтимагый оешмаларны да тартуны бурыч итеп куйдылар.


Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Лилия Хәлимова чыгышыннан күренгәнчә, быел ведомствоара социаль консилиумда 45 гаиләнең эше тикшерелгән, 5 гаилә исәпкә алынган. Социаль имин булмаган гаиләләр белән эшне җайлаштыру максатында район һәм шәһәр территориясендә 5 социаль участок төзелгән, һәрберсенең социаль картасы булдырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда балигъ булмаганнар эше буенча комиссия Вахитов яшүсмерләрнең проблемаларын тикшерде