Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда балалар мәктәп Думасына сайлаулар узды

Яшь сайлаучылар көне кысаларында һәм киләчәк буынның сәяси-хокукый культурасын күтәрү максатында Азнакай районының 13 гомумбелем бирү учагында Балалар мәктәп Думасына сайлаулар узды. Азнакай гимназиясендә шәһәр Советы депутаты Рашат Хуҗинның катнашуы бу чарага тагын да җитдилек өстәде. -Быел республикабызда Дәүләт Советына сайлаулар көтелә. Бу - җәмгыятебезнең киләчәген билгели торган мөһим вакыйга....

Яшь сайлаучылар көне кысаларында һәм киләчәк буынның сәяси-хокукый культурасын күтәрү максатында Азнакай районының 13 гомумбелем бирү учагында Балалар мәктәп Думасына сайлаулар узды.

Азнакай гимназиясендә шәһәр Советы депутаты Рашат Хуҗинның катнашуы бу чарага тагын да җитдилек өстәде.


-Быел республикабызда Дәүләт Советына сайлаулар көтелә. Бу - җәмгыятебезнең киләчәген билгели торган мөһим вакыйга. Сез мәктәп елларыннан ук илнең сәяси тормышында катнашып, законнарны белеп үсәсез, - диде ул.


Аннан сөйләшү "Әгәр дә мин депутат булсам" дигән юнәлеш алды. Укучылар сайлау һәм законнар буенча кызыклы фикерләр белдерде.


Ә чараның иң кызган өлеше - сайлаулар булды. Гимназия балалар Думасына кандидатлар итеп Инзилә Галимова (8 нче сыйныф), Айгөл Харисова (8 нче сыйныф) һәм Раушан Зәкуанов (7 нче сыйныф) тәкъдим ителгән иде. Алар сайлау алды платформаларын яктырттылар. Кандидатлар үз бурычлары итеп уку йортын төзекләндерү, чыгарылыш укучылары аллеясы булдыру, күркәм традицияләрне дәвам итүне куйдылар.


Күпчелек тавышны Раушан Зәкуанов җыйды һәм ул спикер итеп билгеләнде. Кызлар исә бер күләмдә тавыш җыю сәбәпле, гимназиянең тышкы һәм эчке эшләре буенча вице-спикерлары булды.


-Мондый сайлауларда беренче тапкыр катнашуым. Яшьтәшләремнең миңа ышаныч белдерүләре өчен рәхмәт, аны акларга тырышырмын. Үз өстемдә зур җаваплылык тоям, - ди Раушан.


Балалар Думасы кураторы Регина Зәйниева сүзләренә караганда, район һәм шәһәр буенча сайлауларда хокук бозу очраклары күзәтелмәгән. Мәктәп балалар Думасы спикерлары һәм вице-спикерлары район Думасына сайлауларда катнашачак.

Диләрә ФәСИЕВА,

гимназия директоры урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда балалар мәктәп Думасына сайлаулар узды