Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда балалар өчен “Куркынычсыз җәй” акциясе узды

Азнакай полиция хезмәткәрләре һәм янгын сүндерүчеләр "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" республика фонды ярдәме белән балалар өчен "Куркынычсыз җәй" уртак акциясен оештырдылар. Ни өчен транспорт юлы өстендә уйнарга, велосипедта йөрергә ярамый һәм автомобильләрдә куркынычсызлык каешларын эләктерергә кирәк? Ни өчен урманда учак ягарга ярамый һәм янгын була калса үз-үзеңне ничек тотарга? Ашыгыч ярдәм...

Азнакай полиция хезмәткәрләре һәм янгын сүндерүчеләр "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" республика фонды ярдәме белән балалар өчен "Куркынычсыз җәй" уртак акциясен оештырдылар.

Ни өчен транспорт юлы өстендә уйнарга, велосипедта йөрергә ярамый һәм автомобильләрдә куркынычсызлык каешларын эләктерергә кирәк? Ни өчен урманда учак ягарга ярамый һәм янгын була калса үз-үзеңне ничек тотарга? Ашыгыч ярдәм машинасын ничек чакырырга? "Бөркеткәй" сәламәтләндерү лагерында әнә шундый сораулар төп тема булды.

Балалар үзләренең белемнәрен практикада да сынап карадылар. Алар ут сүндергечләр белән ясалма учакларны сүндерделәр. Алар бик гаҗәпләнделәр һәм шундый "аппаратларны" өйдә дә булдырырга кирәк дигән фикергә килделәр. Коткаручылар янгын техникасы мөмкинлекләрен дә күрсәттеләр.

ЮХИДИ вәкиле Альмира Сәгъдәтуллина һәм 24 нче янгын сүндерү часте начальнигы Александр Никулин җәй бары тик яхшы истәлекләр генә калдырсын өчен балаларга юлларда игътибарлы булырга, ут белән сак эш итәргә кирәклеген исләренә төшерделәр.

- Без бу акцияне балаларда куркынычсызлык күнекмәләре формалашсын өчен үткәрәбез. Гадәттән тыш хәлләр статистикасында кызганычка каршы балалар һәлакәтләре зур урын тота, - ди ЮХИДИның пропаганда бүлеге инспекторы Илдар Исхаков.

- Юл һәлакәтләреннән кала, янгыннарда һәлак булучы балалар икенче урында тора. Шуңа да һәр бала афәтләргә каршы торырга өйрәнергә тиеш, - ди 24 нче янгын часте инженеры Марат Кәримов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда балалар өчен “Куркынычсыз җәй” акциясе узды