Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда балалар бакчаларына чиратлар кими

Узган атнада "Модернизация шартларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирүне оештыруның актуаль проблемалары һәм инновацион процесслар" темасы буенча мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләүче хезмәткәрләрнең конференциясе булды. Муниципаль районда 58 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе бар. Бакчага барлыгы 3621 бала йөри, бу узган ел белән чагыштырганда 5 процентка күбрәк. Район җитәкчелеге һәм мәгариф...

Узган атнада "Модернизация шартларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирүне оештыруның актуаль проблемалары һәм инновацион процесслар" темасы буенча мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләүче хезмәткәрләрнең конференциясе булды.

Муниципаль районда 58 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе бар. Бакчага барлыгы 3621 бала йөри, бу узган ел белән чагыштырганда 5 процентка күбрәк. Район җитәкчелеге һәм мәгариф идарәсе нәниләр өчен шартларны тагын да яхшырту, чиратларны киметү буенча зур эш башкара. "Тамчыкай" балалар бакчасы ачылу - моның ачык мисалы.

Конференция эшендә балалар бакчалары хезмәткәрләре мәктәпкәчә белем бирүнең актуаль проблемалары хакында фикер алыштылар һәм резолюция кабул иттеләр. Алдынгыларны бүләкләү - киңәшмәнең иң күңелле минутлары булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда балалар бакчаларына чиратлар кими