ЮХИДИ бүлеге инспекторы Равил Гыйләҗев һәм “Юл хәрәкәте хәвефсезлеге” учреждениесенең профилактика буенча бүлек начальнигы Альмира Сәгъдәтуллина рейдка чыгып, машина йөртүче ата- аналарны хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәргә чакырып, белешмәләр, балаларга китаплар тараттылар.
– Балаларның юллардагы иминлеге турында без даими кайгыртырга һәм хәвефсезлекне тәэмин итәргә тиеш, – ди Равил Гыйләҗев. – Соңгы вакытта балалар катнашында булган аварияләрнең артуы борчу тудыра. Агымдагы елның ике аенда республика юлларында шундый 59 һәлакәт теркәлеп, аларда өч бала вафат булды, 65е тән җәрәхәтләре алды.
Нет комментариев