Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда айныткычлар кабат эшли башларга мөмкин

Махсус учреждениеләр хезмәтен республиканың 11 муниципаль районда булдырырга ниятлиләр. (Казан, 11 май, "Татар-информ", Надежда Гордеева). Җәмәгать урыннарында аек түгел һәм аягында басып тотыр хәлдә булмаган, әмма медицина ярдәме таләп ителмәгән кешеләргә Татарстанның 11 районда махсус учреждениеләр хезмәтен күрсәтүне яңадан оештырырга ниятлиләр. Бүген Татарстан Дәүләт Советының 28нче утырышында беренче укылышта кеше...

Махсус учреждениеләр хезмәтен республиканың 11 муниципаль районда булдырырга ниятлиләр.

(Казан, 11 май, "Татар-информ", Надежда Гордеева). Җәмәгать урыннарында аек түгел һәм аягында басып тотыр хәлдә булмаган, әмма медицина ярдәме таләп ителмәгән кешеләргә Татарстанның 11 районда махсус учреждениеләр хезмәтен күрсәтүне яңадан оештырырга ниятлиләр. Бүген Татарстан Дәүләт Советының 28нче утырышында беренче укылышта кеше сәламәтлеген саклау өлкәсендәге һәм җирле үзидарә органнарына дәүләт вәкаләтләрен тапшыру турында республика законнарының аерым мәсьәләләрен көйләү буенча закон проектлары кабул ителде. Аерым алганда, анда сүз җәмәгать урыннарында аек булмаган һәм аягында басып тора алмаган, әмма медицина ярдәме таләп ителмәгән кешеләргә махсус учреждениеләрдә вакытлыча тоту хезмәтен күрсәтү, ягъни айныткычлар турында бара.

Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов сөйләвенчә, закон проекты нигезендә, айныткычлар республиканың 11 муниципаль берәмлегендә булачак. Аерым алганда, Казанда, Чаллыда, Азнакайда, Әлмәттә, Бөгелмәдә, Алабугада, Зәйдә, Яшел Үзәндә, Лениногорскида, Түбән Камада, Чистайда ачылачак. Әлеге районнар Россия Эчке эшләр органнары системасында республикада 2012 елга кадәр булган айныткычлар схемасы нигезендә сайланган, дип аңлатты Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле.

Источник: http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев