Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда авыл яшьләренең VI кышкы спартакиадасы үтте. ФОТОРЕПОРТАЖ. ВИДЕОРЕПОРТАЖ.

Мондый ярышлар районда алтынчы тапкыр уздырылды. Матур күркәм традициягә әверелгән кышкы спартакиада быел Вахит авылы җирлегендә узачак һәм анда авыл җирлекләреннән килгән егермедән артык команда спортның 13 төре: кул көрәше, гер күтәрү, аркан тарту, алкалы хоккей, волейбол, мини-футбол, ату, шахмат, шашка, өстәл теннисы, милли көрәш, утын кисү, чаңгыда узышу буенча...

Мондый ярышлар районда алтынчы тапкыр уздырылды.

Матур күркәм традициягә әверелгән кышкы спартакиада быел Вахит авылы җирлегендә узачак һәм анда авыл җирлекләреннән килгән егермедән артык команда спортның 13 төре: кул көрәше, гер күтәрү, аркан тарту, алкалы хоккей, волейбол, мини-футбол, ату, шахмат, шашка, өстәл теннисы, милли көрәш, утын кисү, чаңгыда узышу буенча көч сынашты.

- Безнең өчен спартакиада ярыш гына түгел, ә чын спорт бәйрәме дә! Аны ел саен көтеп алабыз. Югары Стәрле авыл җирлегендә спорт үсешенә зур игътибар бирелә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча бик күп чаралар уздырыла. Аларда яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә бик теләп катнаша. Үзем дүртенче елын Спартакиадада чыгыш ясап, кул көрәштерәм, - ди Түбән Стәрледән Ландыш Идиятова.

Призлы урыннарга лаек булган авыл җирлекләренә спорт мәйданчыклары бүләк ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Азнакайда авыл яшьләренең VI кышкы спартакиадасы үтте. ФОТОРЕПОРТАЖ. ВИДЕОРЕПОРТАЖ.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев