Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда автор-башкаручы Галина Хилова белән очрашу узды

Балалар иҗаты үзәгендә «Җырла, гитара» берләшмәсенә йөрүчеләр һөнәри музыкант, автор-башкаручы Галина Хилова белән очраштылар. Ул скрипка классы буенча Азнакай музыка мәктәбен тәмамлаган, аннан Лениногорск музыка-сәнгать көллиятендә, Казан мәдәният һәм сәнгать академиясендә белемен күтәргән. Бик күп барда җыры фестивальләрендә катнашкан, үзе дә барда җырлары клубын җитәкләгән. Әнисе Зәйнәп Салих кызы Азнакай...

Балалар иҗаты үзәгендә «Җырла, гитара» берләшмәсенә йөрүчеләр һөнәри музыкант, автор-башкаручы Галина Хилова белән очраштылар. Ул скрипка классы буенча Азнакай музыка мәктәбен тәмамлаган, аннан Лениногорск музыка-сәнгать көллиятендә, Казан мәдәният һәм сәнгать академиясендә белемен күтәргән. Бик күп барда җыры фестивальләрендә катнашкан, үзе дә барда җырлары клубын җитәкләгән. Әнисе Зәйнәп Салих кызы Азнакай 7 нче урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укыткан һәм «Калинушка» ансамблендә җырлаган. Хәзер Галина Хилова Казанда яши. Ул укучыларга башкарыр алдыннан һәр җырының язылу тарихын да сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда авторбашкаручы Галина Хилова белән очрашу узды