Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда җаваплылыкка тартылган ана үзенә сабак алмаган

Җинаять-башкару инспекциясе шартлы рәвештә җавапка тартылучыларның суд тарафыннан билгеләнгән таләпләрне үтәү-үтәмәвен контрольгә ала. Әгәр дә җавапка тартылучы үзен яхшы тотса, инспекция сынау срогын кичектерүне сорап судка мөрәҗәгать итә. Ә инде киресенчә, тәртип бозу очраклары ачыкланса, сынау срогын арттыру, өстәмә бурычлар билгеләү мәсьәләсе карала. Кабаттан хокук бозган очракта исә шартлы җәза...

Җинаять-башкару инспекциясе шартлы рәвештә җавапка тартылучыларның суд тарафыннан билгеләнгән таләпләрне үтәү-үтәмәвен контрольгә ала. Әгәр дә җавапка тартылучы үзен яхшы тотса, инспекция сынау срогын кичектерүне сорап судка мөрәҗәгать итә. Ә инде киресенчә, тәртип бозу очраклары ачыкланса, сынау срогын арттыру, өстәмә бурычлар билгеләү мәсьәләсе карала.


Кабаттан хокук бозган очракта исә шартлы җәза иректән мәхрүм итүгә алыштырылырга мөмкин. Шартлы хөкем срогын узганда кеше иректә кала. Хокук бозучыга кылганнары өчен сабак алырга, дөрес юлга басарга, яман гадәтләрдән арынырга мөмкинлек бирелә.


Мәсәлән, гр. З. җәмәгатьчелек суды тарафыннан шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителә. Әмма ул инспекция рөхсәтеннән башка яшәү урынын үзгәртеп, чакыруларга килми качып йөрде. Балигъ булмаган өч баласы булуга карамастан, спиртлы эчемлекләр куллануын дәвам итте. Нәтиҗәдә, инспекция З.ның сынау срогын арттыру һәм өстәмә бурычлар билгеләүне сорап судка мөрәҗәгать итте. Суд гаризаны канәгатьләндерде һәм хокук бозучының сынау срогы тагы 4 айга озайтылды, өстәмә бурычлар билгеләнде. Юкса, аның сабак алып, дөрес юлга басарга мөмкинлеге бар иде...


Алсу Солтанова,

эчке эшләр хезмәте подполковнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда җаваплылыкка тартылган ана үзенә сабак алмаган