Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда атка утырып печән алып кайткан 16 яшьлек егеткә штраф салганнар

Җәен бала-чага артыннан гел күз-колак булып торырга кирәк. Алар бит борча кебек, сикерәләр, йөгерәләр, үрмәлиләр... Зурраклары мотоциклга атланып чыгып чаба. Тагын да кыюраклары машинага яки тракторга утырырга да күп сорамый. Мәктәпләрдә яшүсмерләргә кагылышлы яңа закон чыккан саен аңлату эшләре алып барыла. Чирек һәм уку елы азагында һәр бала каникул чорында...

Җәен бала-чага артыннан гел күз-колак булып торырга кирәк. Алар бит борча кебек, сикерәләр, йөгерәләр, үрмәлиләр... Зурраклары мотоциклга атланып чыгып чаба. Тагын да кыюраклары машинага яки тракторга утырырга да күп сорамый.

Мәктәпләрдә яшүсмерләргә кагылышлы яңа закон чыккан саен аңлату эшләре алып барыла. Чирек һәм уку елы азагында һәр бала каникул чорында үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә төшенгәнлекләренә кул куя. Ата-аналар да кисәтелә.

Әмма мәктәп ишеген ябу белән кайберәүләр бу хакта онытып җибәрәләр, законнарны санга сукмыйлар, мине бәла читләтеп үтәр әле диләр бугай. Балигъ булмаганнар эше буенча комиссиянең чираттагы утырышында автотранспорт белән бәйле 9 беркетмә тикшерелде.

Кайберләре, юкса, яхшы ният белән утырган руль артына. Мәсәлән, тугызынчы сыйныф укучысы мотороллер белән ихатадан чүп түгәргә генә чыккан булган. Аның әлеге файдалы гамәле 4000 мең сумга төште. Бу әле Административ хокук бозулар турында кодекста каралган җәзаның иң йомшагы дигәне.

Ничек булса да, таныклык алмый торып, техника белән идарә итәргә ярамый. Комиссия рәисе Дамир Гыйләҗев белдерүенчә, 3 айда гына да 25 яшүсмер рөхсәтсез мотоцикл һәм скутер артына утырып, травма алган, бер егет аяксыз калган. Күптән түгел Кәкре Елгада булган фаҗига дә бар кешене тетрәндерде.

Балигъ булмаганнарга хәтта ат иярләргә ярамый. Баһадир гәүдәле уналты яшьлек егетнең арбага төяп иртә белән печән алып кайтуына полиция хезмәткәрләре, бәлкем, күз йомсалар да булгандыр.

Нишлисең, алар - закон сакчылары, ә закон һәркем өчен дә бертигез. Икенче яктан, законнарның мәзәк яклары да бар. Әтиләре юк, ялгыз әнисенә улы ярдәм итми, кем булышсын?

Авылда мал-туарсыз көн күрүе бик кыен. Печәнне кеше яллап кайтарта башласаң, чыгымсыз булмый. Ә акча бу өйдә болай да санаулы һәм һәр тиене кадерледер. Үзебез балаларны кечкенәдән хезмәттә тәрбияләргә кирәк дибез, үзебез киртә куябыз. Менә шундый "ярыймы-ярамыймы" дигән каршылыклы уйлар туды бу утырышта.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда атка утырып печән алып кайткан 16 яшьлек егеткә штраф салганнар