Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда ана капиталы хисабына торак шартларын 2104 гаилә яхшырткан

Районыбызда 20 меңгә якын кеше пенсия һәм социаль түләүләр ала. Аларның тормыш-көнкүреш дәрәҗәсе Пенсия фонды идарәсенең эшчәнлегенә турыдан-туры бәйле. Бу өлкәдәге хәлләр һәм үзгәрешләр хакында без идарә начальнигы Гөлнара Садыйкова белән әңгәмә кордык. - Пенсияләр ел саен артып тора. Бүгенге көндә уртача пенсия күләме күпме? - 2012 ел белән чагыштырганда...

Районыбызда 20 меңгә якын кеше пенсия һәм социаль түләүләр ала. Аларның тормыш-көнкүреш дәрәҗәсе Пенсия фонды идарәсенең эшчәнлегенә турыдан-туры бәйле. Бу өлкәдәге хәлләр һәм үзгәрешләр хакында без идарә начальнигы Гөлнара Садыйкова белән әңгәмә кордык.

- Пенсияләр ел саен артып тора. Бүгенге көндә уртача пенсия күләме күпме?


- 2012 ел белән чагыштырганда 2013 елда пенсия, пособие һәм башка социаль түләүләр 16,8 процентка артты. Былтыр уртача пенсия күләме 890 сумга күтәрелеп, 9927,86 сум тәшкил итте. Картлык буенча уртача хезмәт пенсиясе 10,6 процентка артты һәм 10567,51 сум булды. Агымдагы елның 1 февраленнән хезмәт пенсияләренә 6,5 процент күләмендә чираттагы индексация ясалды. Аннан соң барлык пенсияләрнең уртача күләме 10543,75 сум тәшкил итте. 1 апрельдән тагын хезмәт пенсияләре - 2, ә социаль һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсияләр - 17,5, айлык акчалата түләүләр 5 процентка индексацияләнәчәк.


- 2013 елның октябрендә пенсияләргә өстәмә дәүләт ярдәме Программасы төгәлләнде. Безнең районда әлеге Программадан күпме кеше файдаланды?


- Программа тормышка ашырыла башлаганнан бирле, ягъни 2008 елның 1 октябреннән аңа районда 7494 кеше керде. Бу - гомуми халыкның 11,6 проценты (республика буенча әлеге күрсәткеч - 15,5%). Программага керүчеләрдән 4202 кеше өстәмә страховой взнос түләде. Пенсия яшендәге 2606 кеше дәүләттән 16 млн 094 мең сум өстәмә акча алды.


- Пенсияләрнең тупланма өлешен алучылар бармы?


- Гражданнарның әлеге хокукы 2012 елның 1 июленнән тормышка ашырыла башлады. Ике ел эчендә әлеге өлешне түләүне сорап 1428 кеше мөрәҗәгать итте, 1186 гариза нигезендә 16 млн 381 мең сум акча түләнде. 1 кешегә 10 ел дәвамында ай саен 908,78 сум түләү турында карар кабул ителде.


- Пенсия фонды идарәсе балалары булган гаиләләрне яклау буенча дәүләт программасында да катнаша бит әле...


- Федераль закон тормышка ашырыла башлаганнан бирле ана капиталына дәүләт сертификатларын районда 2939 гаилә алды һәм бүгенге көндә шуларның 2128е бу акчаны тулысынча яки өлешчә файдаланды. Ана капиталының иң күбе торак шартларын яхшыртуга юнәлдерелде - 2104 гариза.

24 гаилә бу акчаны балаларын укытуга тотты. Ана капиталының күләме ел саен арта, хәзер ул 430 мең сумга якын. Бу урында гаиләләрне кисәтәсе килә: сертификатларыгызны шикле фирмалар, кешеләр кулына тапшырып, алдана күрмәгез!


- Пенсия системасы нәтиҗәлелегенең төп күрсәткече - страховой взнослар. Бу яктан кыенлыклар юкмы?


- Узган ел планы үтәлде: пенсия фондына 910,5 млн сумнан артык страховой взнос, ә мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетына 191,2 млн сум акча керде. Соңгы ун елда районда халык саны кимү, пенсионерларның артуы күзәтелә. Бу исә эшкә яраклы халыкка йөкне арттыра, федераль дәрәҗәдә пенсия белән тәэмин итүдә өстәмә авырлыклар тудыра. Шуңа күрә страховой взнослар буенча әҗәтләрне юк итәргә, формаль булмаган хезмәт базарын легальләштерергә, хезмәт хакларын күтәрергә кирәк. Әлеге бурычны без бары тик район башкарма комитеты, прокуратура, суд приставлары белән берлектә генә хәл итә алачакбыз.


- Идарәдә халыкка хезмәт күрсәтүнең электрон төре ни дәрәҗәдә кулланыла?


-Узган ел пенсия фонды идарәсе халыкка 28 меңнән артык дәүләт ярдәме күрсәткән, шуның бары алтысы гына электрон төрдә. ТР буенча Пенсия фонды бүлекчәсе җитәкчелеге электрон хезмәт төрен 70 процентка кадәр җиткерү бурычын куйды. Безнең максат - халыкка хезмәт күрсәтүнең сыйфатын тагын да яхшырту, дәүләт хезмәтләреннән файдалануны җиңеләйтү.


Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда ана капиталы хисабына торак шартларын 2104 гаилә яхшырткан