Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда "алтын парларны" хөрмәтләделәр

Бу дөньяга һәр җан иясе парлап яратылган. Кошларга гына түгел, адәм балаларына да парлап канат кагу җиңелрәк. Тормышның сикәлтәле юлларында шул канатларны каермыйча, соңгы сулышкача бергә булу - зур бәхет. Көзнең алтынсу төсләргә манылып барган бер мәлендә - 9 сентябрьдә "Акчарлак" ресторанына әнә шундый бер тән һәм бер җан булып...

Бу дөньяга һәр җан иясе парлап яратылган. Кошларга гына түгел, адәм балаларына да парлап канат кагу җиңелрәк. Тормышның сикәлтәле юлларында шул канатларны каермыйча, соңгы сулышкача бергә булу - зур бәхет. Көзнең алтынсу төсләргә манылып барган бер мәлендә - 9 сентябрьдә "Акчарлак" ресторанына әнә шундый бер тән һәм бер җан булып гомер кичерүче 33 пар бәйрәмгә җыелды.


Үрнәк гаиләләр белән мондый очрашулар булып тора районда. ЗАГС бүлегендә көмеш, алтын, бриллиант туйларын үткәрүчеләрне тәбрикләү күркәм традициягә әверелде. Бусы исә тагын да үзгә төсмер алды.


- Күптән түгел Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең җәмәгате белән иң яхшы гаиләләрне кабул иткән иде. Аның үрнәгендә без дә районда шундый очрашу үткәрергә булдык. Азнакаебызда яхшы гаиләләр бик күп. Районыбыз үсешенә керткән өлешегез, лаеклы балалар тәрбияләп үстерүегез өчен сезгә зур рәхмәтлебез, - дип муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин аларга иң изге теләкләрен җиткерде. Аңа тормыш иптәше Әлфия Әнәс кызы да кушылды.


Һәр гаиләгә бүләк әзерләнгән иде. Марсель Шәйдуллин иң беренче итеп аны районыбызда танылган шәхесләр - Әкълимә һәм Әнәс Исхаковларга тапшырды.


Гаилә бәхетенең сере нидә? Әлеге сорауга 53 ел бергә гомер кичергән, өч ул тәрбияләп үстергән Диләрә һәм Сәйдәш Сафиннар:


- Бер-береңә юл куя белүдә, бер-береңне хөрмәт итүдә, - дип җавап кайтардылар.


Диләрә апа - башта педагог, аннан дәүләт страхованиесе системасында, Сәйдәш ага нефть тармагында җитәкче булып эшләгән, ул - Россия Федерациясенең атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре.


Чубар Абдул авылыннан 40 ел колхозда сыер сауган Мәрзия апа һәм бригадир булып хезмәт куйган Өлфәт ага Фазлыевлар да өч балалары өчен генә түгел, авылдашлары өчен дә үрнәк гаилә. Аларны димләп кавыштыралар. Яхшы Каран кызы Мәрзияне бер күрүдә ошатып, гомерлек яр итә. Көне-төне эштә булсалар да, балаларына да дөрес тәрбия бирә алганнар. Бүген инде 8 оныклары, 2 онык баласына куанып яшиләр. Тырыш гаилә әле дә сыер, сарык, кош-корт асрый.


Бәйрәмгә яшь гаиләләр дә чакырулы иде. Әлкәйдән Ләйлә һәм Данис Шәфыйковлар биш кенә ел бергә торалар, ә инде гаиләнең нигезе татулыкта, бердәмлектә икәненә төшенгәннәр. Юкса ике баланы ничек үстермәк кирәк!


Бәхетле парларны районыбыз сәнгать йолдызлары тәбрикләде. Алар арасында Тимеровлар гаиләсе дә бар иде. Лилия - иң оста скрипкачы, танылган "Квартет" төркеме солисты. Ире Руслан сәнгатьтән ерак торса да, җырга-моңга хатыныннан һич калышырлык түгел. Ә уллары Рэнат - халыкара бәйгеләрдә җиңү яулаган баянчы. Кечкенә кызлары да скрипкада уйный.


- Шундый әти-әнием булу белән бик горурланам. Безнең гаилә тату, иҗади, бик күңелле яшибез, - ди Рэнат.


Әнә шулай һәр гаиләдә балалар шатланып, әти-әнисенең ныклы җилкәсен тоеп үссен, гаиләләр бөтен, имин булсын!

Резеда ШӘРИПОВА, автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда "алтын парларны" хөрмәтләделәр