Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда “алтын олау”ларны озату тантанасы узды

Басуларда талгын җилдә чайкалучы эре, авыр башаклар күзләрне иркәли. Тир түгеп үстергән шушы игенкәйләребезне югалтусыз җыйнап алып, алар һәр йортка муллык өстәсен, табын түрләрендә урын алсын иде! Изге Рамазан аеның соңгы көннәрендә район хуҗалыкларының беренче уңыш олауларын элеваторга озатуга багышланган тантанада һәркемнең күңелендә әнә шундый теләк уянгандыр. Иртәдән үк матур...

Басуларда талгын җилдә чайкалучы эре, авыр башаклар күзләрне иркәли. Тир түгеп үстергән шушы игенкәйләребезне югалтусыз җыйнап алып, алар һәр йортка муллык өстәсен, табын түрләрендә урын алсын иде! Изге Рамазан аеның соңгы көннәрендә район хуҗалыкларының беренче уңыш олауларын элеваторга озатуга багышланган тантанада һәркемнең күңелендә әнә шундый теләк уянгандыр.


Иртәдән үк матур итеп бизәлгән "алтын олау"лар шәһәребезнең Татарстан мәйданында урын алды. Озатучылар арасында өлкән яшьтәгеләрне дә, урта буынны да, кечкенә сабыйларын күтәргән яшьләрне дә күзәтергә була. Язмышның ачысын-төчесен үз җилкәсендә татыган, балачагында авыз тутырып икмәк ашарга хыялланган өлкән яшьтәгеләрнең күзләрендә хәтта яшь тә чагылды. Иген кырларыннан әнә шулай гәрәбәдәй алтын бөртекләрне олау-олау җыйнап алу һәммәбез өчен зур бәхет ул.


Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин тантананы ачып, барлык азнакайлыларны да олуг бәйрәм белән котлады. Көчле алкышлар астында көнне-төнгә ялгап басуларда тир түгеп, табыннарыбызны икмәкле итүче игенчеләребезгә, ветераннар һәм һәрдаим ярдәм кулы сузучы предприятие коллективларына олы рәхмәтен белдерде, алга таба да урып-җыюда бердәм катнашырга чакырды.

ТР буенча "Рәсәй авыл хуҗалыгы үзәге" ФДБУ җитәкчесе Таһир Һадиев Азнакай игенчеләренең иген уңышы һәм башка күрсәткечләр буенча узган ел республика күләмендә алдынгы урынны яулавын, быел да иң беренчеләрдән булып урып-җыюга керешүләрен, бүгенге көндә иң югары уңыш алуларын билгеләп үтте, мул булып өлгергән игеннәрне югалтусыз, сыйфатлы итеп җыйнап алуны теләде. Аның теләкләренә авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов, район һәм шәһәр ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов һәм башкалар кушылды.


Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин авыл хуҗалыгы уңганнары һәм "алтын олау"ларны элеваторларга илтүче шоферларны котлап, истәлекле бүләкләр тапшырды.


Исмәт хәзрәт Айдын изге дога аяте укыганнан соң, олаулар Бөгелмә элеваторына кузгалды. Хәерле юл!


Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Фото aznakayevo.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда “алтын олау”ларны озату тантанасы узды