Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда акция "Әткәм-әнкәмнең теле"

Татар теле - ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу - туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор. Иң кадерле, берни белән дә алыштырылмый торган "әни", "әти","әби", "бабай" сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез. Туган - үскән ил-җирнең якынлыгын, Ватанның газизлеген без әүвәл туган тел ярдәмендә тоябыз....

Татар теле - ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу - туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор.

Иң кадерле, берни белән дә алыштырылмый торган "әни", "әти","әби", "бабай" сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез. Туган - үскән ил-җирнең якынлыгын, Ватанның газизлеген без әүвәл туган тел ярдәмендә тоябыз.

Татарстанда инде берничә ел рәттән "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе үткәрелеп килә. Аның максаты - республикада яшәүче башка милләт халыкларын да татарча сөйләшергә өйрәтү.

Акциясе кысаларында шәһәребезнең 9 нчы урта мәктәбендә төрле чаралар үткәрелә. Мәктәп автобусларында балкыган "Мин татарча сөйләшәм" логотипы районыбыз халкына акция турында хәбәр итеп тора. Укучылар төрле җәмәгать урыннарында: кибетләрдә, ашханәләрдә, китапханәдә, шифаханәдә, банкларда һ. б урыннарда үзләре үрнәк күрсәтеп, татарча сөйләшергә чакырып, чаралар үткәрәләр. Мәктәп китапханәсендә татар телендә иң күп китап укучы, сыйныфларда "Туган телем - иркә гөлем" исеме астында иншалар бәйгеләре игълан ителде. Ашханәдә татар халкының милли ашлары белән танышу максатыннан "Татар милли ризыклары" стенды оештырылды, аш-су осталары милли ризыкларыбыз - вак бәлеш, коймак, токмачлы аш, тары боткасы кыстыбые, өчпочмаклар белән сыйлап торалар. Татар халкының тормыш-көнкүреш әйберләре һәм шулай ук зәвыклы кул эшләре белән таныштыру максатыннан, "Татар бизәкләре" күргәзмәсе оештырылды. Мәктәп радиосыннан һәркөнне татарча котлаулар һәм җырлар яңгырый. Алда әле мәктәбебездә укыган башка милләт укучыларының әти-әниләре белән очрашу кичәсе һәм башка күптөрле эшләребез көтә.

Максатыбыз - татар телен тагы да ныграк яраттыру, яшьләрне татар телендә аралашырга өндәү, балаларга ике телне бутап сөйләүнең матур түгел икәнен төшендерү, татар теленә һәм аның гореф-гадәтләренә ихтирам тәрбияләү.

Рүзилә Низамова, укыту эшләре буенча директор урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда акция "Әткәмәнкәмнең теле"