Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда 90лап балыкчы осталыкка көч сынашты

Быелгы җәй балыкчылар өчен шәп килде. Ни дисәң дә, балык челләне бик өнәми бит ул, кызуда төпкә китә. Узган шимбәдә Туйкә авылы янәшәсендә оештырылган бәйге өчен дә көне яңгырлы булып, балык чиртү өчен уңай иде. 90лап балыкчы осталыкка көч сынашты. Аларга бихисап җыелган тамашачылар дәрт өстәп торды. Предприятие-оешмалардан 12, һәвәскәрләр...

Быелгы җәй балыкчылар өчен шәп килде. Ни дисәң дә, балык челләне бик өнәми бит ул, кызуда төпкә китә. Узган шимбәдә Туйкә авылы янәшәсендә оештырылган бәйге өчен дә көне яңгырлы булып, балык чиртү өчен уңай иде. 90лап балыкчы осталыкка көч сынашты.

Аларга бихисап җыелган тамашачылар дәрт өстәп торды. Предприятие-оешмалардан 12, һәвәскәрләр командалары балыкчылары берсеннән-берсе җитезләр. Бәйгегә район җитәкчеләре дә килгән, ярышны зур кызыксыну белән күзәттеләр.

Сүз уңаеннан шунсын да әйтергә кирәк, республикада беренчеләрдән булып безнең Азнакайда рәсми рәвештә "Балыкчылар клубы" иҗтимагый оешмасы эшли башлады. Димәк, алда әле безне тагын да кызыклы, мавыктыргыч чаралар көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда 90лап балыкчы осталыкка көч сынашты