Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда 80 ятимне торак белән тәэмин итәсе бар

Район һәм шәһәрнең иҗтимагый тормыш мәсьәләләренә багышланган чираттагы атналык киңәшмәне Азнакай муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов юбилярларны, хезмәт алдынгыларын бүләкләүдән, узган атнада булган вакыйгаларны, эш-чараларны анализлаудан, март аенда билгеләп үтеләчәк чаралар белән таныштырудан башлады. Узган айдагы оператив хәл торышы белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге начальнигы...

Район һәм шәһәрнең иҗтимагый тормыш мәсьәләләренә багышланган чираттагы атналык киңәшмәне Азнакай муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов юбилярларны, хезмәт алдынгыларын бүләкләүдән, узган атнада булган вакыйгаларны, эш-чараларны анализлаудан, март аенда билгеләп үтеләчәк чаралар белән таныштырудан башлады.


Узган айдагы оператив хәл торышы белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге начальнигы Илдар Шакиров таныштырды. Февральдә җирлегебездә барлыгы 32 җинаять кылынган, аларның 21е ачылган. Җинаятьләрнең күпчелеге урлау, наркотик матдәләрне законсыз саклау, мошенниклык очраклары белән бәйле. Узган атнада Солтангалиев урамында урнашкан уен салоны ябылган. Аннан 14 система блогы, шул ук күләмдә монитор, видеокамера тартып алынган. Спиртлы эчемлекләр сату буенча да закон бозу очраклары теркәлгән, җаваплылыкка тартылучылар да бар.


Лениногорск политехник көллиятенең Азнакай филиалы директоры Роберт Хөснетдинов биредә авыл хуҗалыгы өчен кадрлар әзерләү мәсьәләсе белән таныштырды. Бүген көллияттә авыл хуҗалыгы, эретеп-ябыштыру эше, хезмәт күрсәтү тармагы юнәлеше буенча барлыгы 460 студент белем ала. Биредә укучылар язгы һәм көзге кыр эшләрендә дә актив катнаша.


Район башкарма комитетының торак хисабы һәм бүленеше бүлеге җитәкчесе Нурия Төхвәтуллина Азнакайда тормышка ашырылучы республика һәм федераль торак программалары белән таныштырды. 2013 елда районда төрле чыганаклардан кергән финанс ярдәмендә 104 гаилә торак шартларын яхшыртуга ирешкән. Ветераннарны торак белән тәэмин итү - дәүләтнең төп бурычларыннан берсе.

Бу уңайдан 2010 елда дәүләт программасы да кабул ителгән иде. Әлеге программа кысаларында районда 450 ветеран торак шартларын яхшырткан. 5 һәм аннан артык балалары булган күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү буенча 11 гаилә чиратта тора, шулай ук 80 ятимне торак белән тәэмин итәсе бар. "2013 елга кадәр авылларның социаль үсеше" федераль максатчан программа кысаларында узган ел 13 гаиләгә йорт төзү (сатып алу) өчен 10 млн 407 мең сум күләмендә акча бүленгән.

Агымдагы елда "2014-2017 елларда һәм 2020 елгы вакытка кадәр авыл территорияләренең тотрыклы үсеше" федераль программасы гамәлгә керде. Аның төп максатларының берсе булып авыл җирендәге яшь гаиләләрне, белгечләрне барлык уңайлыклары булган йорт-җир белән тәэмин итү тора.
Бүгенге көндә райондагы күп кенә оешма-предприятиеләрнең әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаган өчен бурычлары бар. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов әлеге оешма начальникларыннан тиз арада әҗәтләрен кайтаруны сорады.


- Бу акчаларның 40 проценты җирле бюджетка кире кайта. Ул әйләнә-тирә мохитне торгызуга һәм саклауга юнәлтелгән (чүплекләрне рекультивацияләү, агачлар утырту һ.б.) чараларга тотыла, - диде ул чыгышы вакытында.


Дүшәмбе киңәшмәсендә шулай ук язгы кыр эшләренә әзерлек, язгы су басуны булдырмау өчен алып барылган чаралар хакында да сүз барды. Киңәшмәнең йомгаклау өлешендә агымдагы атнага бурычлар билгеләнде, җитәкчеләр адресына тиешле күрсәтмәләр бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда 80 ятимне торак белән тәэмин итәсе бар