Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда 8 нче мәктәбе базасында яңа балалар бакчасы декабрьдә ачылачак

Декабрьдә шәһәребезнең 8 нче мәктәбе базасында 3 нче "Айсылу" балалар бакчасының өстәмә дүрт төркеме ачылачак. Әлеге объектта ремонт эшләренең барышы мәсьәләсе буенча уздырылган киңәшмәдә муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин җаваплы затлар алдына шундый бурыч куйды. Ничә еллар буш яткан элекке интернат-мәктәп бүлмәләрен үзгәртеп корып, район җитәкчелеге балалар бакчаларына чират мәсьәләсен...

Декабрьдә шәһәребезнең 8 нче мәктәбе базасында 3 нче "Айсылу" балалар бакчасының өстәмә дүрт төркеме ачылачак.

Әлеге объектта ремонт эшләренең барышы мәсьәләсе буенча уздырылган киңәшмәдә муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин җаваплы затлар алдына шундый бурыч куйды.

Ничә еллар буш яткан элекке интернат-мәктәп бүлмәләрен үзгәртеп корып, район җитәкчелеге балалар бакчаларына чират мәсьәләсен күпмедер дәрәҗәдә уңай хәл итү юлын тапты.

-Яңа балалар бакчасы төзү шактый чыгымнар таләп итә, әлегә андый мөмкинлегебез юк. Биредәге ремонт эшләре исә якынча миллион сумга гына төште, - ди Марсель Зөфәр улы.

Подрядчылар "37 нче төзү-монтаж идарәсе", "Гарант", "Универсал-Строй", "Жилэнергосервис", "Тайгер" ҖЧҖ, "Яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча күптармаклы җитештерү предприятиесе" ААҖ һәм шәхси эшмәкәр Кәлимуллин чыгымнарының бер өлешен үзләре күтәргән.

-Яңа бинадагы төркемнәргә 1 яшьтән 7 яшькә кадәр балалар йөриячәк. Биредә тәрәзә пәрдәләреннән алып савыт-сабага кадәр - бар җиһазлар яңа. Шушы көннәрдә мебель кайтачак, - ди мәгариф идарәсе начальнигы вазифаларын башкаручы Эльвира Зарипова.

Ата-аналарга җайлы булсын өчен 3 нче балалар бакчасы белән ике арада турыга асфальт юл түшәлгән. Бюджеттан уен мәйданчыкларына 290 мең сум акча бирелгән, аларны урнаштырсалар, кайбер вак-төяк төзекләндерү эшләрен башкарсалар, балаларны кабул итәргә мөмкин булачак.

Өстәмә төркемнәр - ул баласын бакчага бирү турында хыялланучы ата-аналар өчен шатлык кына түгел, ә азнакайлыларга дистәдән артык яңа эш урыны да дигән сүз.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда 8 нче мәктәбе базасында яңа балалар бакчасы декабрьдә ачылачак