Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда 547 күп балалы гаилә җир участогына ия булды

Күп балалы гаиләләргә бушлай җир участоклары бирү турында закон гамәлгә кергәнгә ике елдан артык вакыт үтте. Безнең районда бу юнәлештә нинди эшләр башкарылу һәм җир алу тәртибе хакында мөлкәти һәм җир мөнәсәбәтләре палатасының җир мөнәсәбәтләре бүлеге начальнигы Ләйсән Хәмитова белән әңгәмә кордык. - Бүгенге көндә күп балалы гаиләләрдән күпме гариза...

Күп балалы гаиләләргә бушлай җир участоклары бирү турында закон гамәлгә кергәнгә ике елдан артык вакыт үтте. Безнең районда бу юнәлештә нинди эшләр башкарылу һәм җир алу тәртибе хакында мөлкәти һәм җир мөнәсәбәтләре палатасының җир мөнәсәбәтләре бүлеге начальнигы Ләйсән Хәмитова белән әңгәмә кордык.

- Бүгенге көндә күп балалы гаиләләрдән күпме гариза керде һәм ничәсе кәнәгатьләндерелде?

- 1 апрельгә булган мәгълүматлар буенча күп балалы гаиләләрдән җир участогы алуны сорап 616 гариза керде. Кадастр исәбенә 618 җир участогы куелды, шуның 547 е күп балалы гаиләләр милкенә бирелде.

- Бу җир участокларын гаиләләр ниди максатларда файдалана ала?

- Шәхси торак йорт, дача төзергә, шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалык яки бакчачылык белән шөгыльләнергә мөмкин.

- Балаларны уллыкка яки кызлыкка, опекунга алган гаиләләр дә бу программага керәме?

- Һичшиксез. Унсигез яше тулмаган өч һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләр (үзләре тудырганмы, уллыкка, кызлыкка, тәрбиягә алганнармы - аерма юк) бушлай җир участогына хокуклы. Ә менә гариза биргәннән соң ата-ана балага хокуктан мәхрүм ителсә, уллык-кызлыкка алу, опека яки попечительлек тукталылса, бу балалар исәпкә кертелми.

- Бер җирлектә яшәп, икенче җирлектән җир участогы алырга мөмкинме?

- Җир участоклары бу очракта үзең даими яшәгән муниципаль районга караган шәһәр яки авыл җирлеге чикләрендә генә бирелә.

- Гаризалар нинди формаларда кабул ителә?

- Күп балалы гаиләләр бушлай җир участогы бирү турында сорап гаризаларын мөлкәти һәм җир мөнәсәбәтләре палатасына шәхсән тапшыра яки дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша электрон формада бирә алалар.

- Гариза биргәннән соң күпме көтәргә кирәк?

- Җир участоклары гаилә исемлеккә кертелгәннән соң бер ел эчендә бирелергә тиеш.

- Әгәр дә гаилә җир учстогын ошатмыйча, аны алудан баш тартса?

- Җир участогын сайлау процедурасында гариза бирүчеләр өч тапкыр катнаша ала. Өч тапкыр да баш тартса яки сайлап алуга килмәсә, гариза бирүче вәкаләтле орган тарафыннан исемлектән төшерелеп калдырыла. Әмма бу аны кабат җир участогы сорап җирле үзидарә органына мөрәҗәгать итү хокукыннан мәхрүм итми.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда 547 күп балалы гаилә җир участогына ия булды