Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда 480 шәхси эшмәкәрнең пенсия фондына 15 миллионнан артык бурычы бар

Зур бурычы булган эшмәкәрләрдән пенсия фондына взносларын түләтү буенча районыбызда 12 майдан старт алган акция 11 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Бүгенге көндә 480 шәхси эшмәкәрнең шундый бурычы бар. Әлеге сумма 15 миллионнан артып китә. Көн кадагындагы мәсьәләгә әйләнгән бурычлар хакында Пенсия фондының Азнакай районы һәм шәһәре буенча идарә җитәкчесе Гөлнара...

Зур бурычы булган эшмәкәрләрдән пенсия фондына взносларын түләтү буенча районыбызда 12 майдан старт алган акция 11 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Бүгенге көндә 480 шәхси эшмәкәрнең шундый бурычы бар. Әлеге сумма 15 миллионнан артып китә. Көн кадагындагы мәсьәләгә әйләнгән бурычлар хакында Пенсия фондының Азнакай районы һәм шәһәре буенча идарә җитәкчесе Гөлнара Садыйковадан кызыксындык.

- Гөлнара Мансуровна, шулкадәр зур сумма әҗәт җыелган. Безгә калса, эшмәкәрләр тыныч йоклый алмаска тиеш?

- Кызганычка каршы, күпләре әлегә җитди җаваплылык тоймый. Алар моны "салым йөге" итеп карый, ә киләчәктә үзенең, хезмәткәрләренең пенсия күләмендә турыдан-туры чагылыш табасын оныта. Взнос түләнмәгән бу чорда хезмәт стажы да исәпләнмәячәк бит әле. Шулай итеп, саран ике түли, ягъни икеләтә оттырыштка кала. Бүгенге көндә пенсиягә чыгучы шәхси эшмәкәрләрнең пенсия күләме башка райондашларның уртача пенсия акчасыннан ике тапкырга кимрәк.

- Бурычларын түләмәүчеләргә карата нинди чаралар күрелә?

- Суд приставлары белән берлектә аларның мөлкәтен (фатирлар, дачалар, гаражлар, җир участогы), автотранспорт чараларын барлау буенча адреслы эш алып барыла, банклардан счетлары турында белешмәләр туплана.

Айлык барышында шул ук суд приставлары белән базарлар, сәүдә нокталарында, эшчәлек алып барган башка урыннарда рейдлар үткәрәбез.

Нәтиҗәсе бар: беренче рейдлардан соң ук 1200 мең сумнан артык бурыч кайтарып алынды. Кайбер эшмәкәрләрнең 520 мең сумнан артык күләмдә автотранспортына, башка милкенә арест салынды.

Бурычы булган һәркемгә таләп катгый. Аларның ил территориясеннән чыгу һәм үз милке белән идарә итү хокукын чикләүгә кадәр чаралар кулланылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда 480 шәхси эшмәкәрнең пенсия фондына 15 миллионнан артык бурычы бар