Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда 433 мәктәпкәчә яшьтәге бала логопед ярдәме алды

Сөйләмендә кимчелекләре булган балалар саны елдан-ел арта бара. Ә бит баланың сөйләме дөрес һәм бай булганда гына, ул уй-фикерләрен эзлекле итеп әйтә, иптәшләре һәм өлкәннәр белән иркен аралаша алачак. Бала үзенең сөйләмдәге кимчелеген сизеп кыенсына, аз аралашучанга әйләнә, үз-үзенә ышанмау хисләре кичерә башлый, кайбер очракта акыл үсешендә кимчелекләр тууга да...

Сөйләмендә кимчелекләре булган балалар саны елдан-ел арта бара. Ә бит баланың сөйләме дөрес һәм бай булганда гына, ул уй-фикерләрен эзлекле итеп әйтә, иптәшләре һәм өлкәннәр белән иркен аралаша алачак.

Бала үзенең сөйләмдәге кимчелеген сизеп кыенсына, аз аралашучанга әйләнә, үз-үзенә ышанмау хисләре кичерә башлый, кайбер очракта акыл үсешендә кимчелекләр тууга да сәбәп була. Мәктәпкә баргач та бу тойгылар балага программаны үзләштерергә комачаулык итә.

Югарыда язылган кимчелекләрне бетерү һәм булдырмау өстендә балалар бакчаларында укытучы-логопедлар эшли.

2012-2013 нче уку елында Азнакай шәһәре һәм Актүбә бистәсе балалар бакчаларында барлыгы 433 мәктәпкәчә яшьтәге бала логопед ярдәме алды. Шулардан 394 баланың сөйләмендәге кимчелекләре тулысынча төзәтелде, 39 баланың сөйләме сизелерлек алга китте.

Логопед һөнәре бик күп тырышлык һәм сабырлык таләп итә. Дәресләрне без иң башта сулышны дөрес алырга һәм чыгарырга өйрәтүдән башлыйбыз. Аннан соң авазларны дөрес әйтергә өйрәтәбез, бәйләнешле сөйләмне үстерү буенча эшлибез. Балаларга мавыктыргыч һәм файдалы булсын өчен инновацион һәм сәламәтлек саклау алымнарын кулланабыз.

14 нче ноябрь - Бөтендөнья логопедлар көне

Түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр, "Ачык ишекләр" көне, җыелышлар, конференцияләр, консультацияләр уздырып, әти-әниләргә баланың сөйләм үсеше өчен өйдә шартлар тудырырга кирәклеген һәм бала белән күбрәк аралашуның мөһим икәнлеген аңлатабыз.

Рузалия ГАЛИЕВА, укытучы-логопедларның район методик берләшмәсе җитәкчесе, Азнакай шәһәре 3 нче "Айсылу" балалар бакчасы логопеды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда 433 мәктәпкәчә яшьтәге бала логопед ярдәме алды