Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда 30 мәктәп укучысына тантаналы рәвештә паспорт тапшырылды

Кеше гомере истәлекле вакыйгаларга бай. Шуларның иң мөһиме - паспорт алу, үз илеңнең тулы хокуклы гражданины булудыр. Районыбызда 14 яше тулганнарга паспортларны тантаналы шартларда тапшыру матур традициягә әверелде. Шушы көннәрдә төбәкне өйрәнү музеенда бәйрәмчә 30 яшүсмергә төп документ тапшырылды. -Сез - безнең киләчәгебез. Укуда да, хезмәттә дә сынатмагыз, районыбызның чын...

Кеше гомере истәлекле вакыйгаларга бай. Шуларның иң мөһиме - паспорт алу, үз илеңнең тулы хокуклы гражданины булудыр.

Районыбызда 14 яше тулганнарга паспортларны тантаналы шартларда тапшыру матур традициягә әверелде. Шушы көннәрдә төбәкне өйрәнү музеенда бәйрәмчә 30 яшүсмергә төп документ тапшырылды.

-Сез - безнең киләчәгебез. Укуда да, хезмәттә дә сынатмагыз, районыбызның чын патриотлары булып үсегез, - диде муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин аларны тәбрикләп.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев, район һәм шәһәр ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов, федераль миграция хезмәтенең Азнакай бүлеге начальнигы Эльвира Газизова, "Ак калфак" җәмгыятенең Азнакай оешмасы җитәкчесе Эльвира Галиева да яшь буынга иң изге теләкләрен җиткерде, әби-бабалары батырлыгын онытмыйча, илнең лаеклы гражданнары булуып үсүләрен теләде.

Әлеге чарага Бөек Ватан сугышы ветераннары Зиатдин Шәрәпов, Миннехуҗа Габделхаков, хезмәт ветераны Разия Сәлифова да чакырулы иде. Аларның үгет-нәсихәтләре дә балалар күңелендә изге шытымнар бирми калмас.

Тантаналы чараны "Хәтирә" ветераннар ансамбле, Туйкә авылы мәдәният йортының Рәйсә Мотыйгуллина җитәкчелегендәге балалар иҗат коллективы, мәктәп укучыларының концерт номерлары бизәде.

Гөлфия Мостафина, музейның фәнни хезмәткәре

Фото сайттан http://aznakayevo.tatarstan.ru/file/photoreport/print_660154_954467.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда 30 мәктәп укучысына тантаналы рәвештә паспорт тапшырылды