Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда “28нче квартал” ширкәтенә караган йортларда яшәүчеләр белән җыен уздырылды

Узган елның язында муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллинның җиңел кулы белән башланып киткән җитәкчелекнең халык белән очрашу, аралашу, булган җитешсезлекләрне бетерү юлларын уртага салып сөйләшү, киңәшләшү гамәле бүген инде эшлекле, үзара файдалы матур бер традициягә әйләнде. Хәтердә, аның беренчесе шәһәрнең Лобачевский, Нахимов урамнарындагы йортларда яшәүчеләрдән кергән шикаятьне урынга барып тикшерүдән...

Узган елның язында муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллинның җиңел кулы белән башланып киткән җитәкчелекнең халык белән очрашу, аралашу, булган җитешсезлекләрне бетерү юлларын уртага салып сөйләшү, киңәшләшү гамәле бүген инде эшлекле, үзара файдалы матур бер традициягә әйләнде.

Хәтердә, аның беренчесе шәһәрнең Лобачевский, Нахимов урамнарындагы йортларда яшәүчеләрдән кергән шикаятьне урынга барып тикшерүдән башланган иде.

Халык сорауларына ул вакытта район башлыгы вазифаларын башкаручы, район һәм шәһәр башкарма комитетларының җаваплы хезмәткәрләре, торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүче оешма-предприятиеләр вәкилләре җентекле җавап бирде, җитешсезлекләр тиз арада бетерелде. Һәм әлеге очрашу үзенең ике як өчен дә кирәкле, файдалы булуын күрсәтте. 2012 ел ахырына кадәр шәһәрнең төрле кварталларында шундый 25 җыен узды. Әлеге башлангыч Актүбә муниципаль берәмлеге халкы арасында да зур теләктәшлек тапты. Авыл җирлекләрендә андый җыеннар еллык хисап җыелышлары белән тәңгәлләштерелде.

Быелның июль аенда гына да шундый очрашулар Азнакай шәһәрендәге "Наш дом", "Универсал", "Восход", "Жилсервис", "Общежитие" торак милекчеләре ширкәтләренә караган йортларда яшәүчеләр белән үткәрелде. Халык җыеннарын Актүбә бистәсе идарә итү компаниясе үзе хезмәт күрсәткән 4 кварталда, "Сельхозжилсервис" муниципаль унитар предприятиесе Тымытык, 1 Май, Урманай, Чалпы, Бирючевка, Чемодур, Микулино, Мәлбагыш, Балтач, Кәкре Елга, Зур Сукаеш авылларында уздырды. Аларның барысында да район һәм башкарма комитет җитәкчеләре, торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүче оешма, предприятие вәкилләре катнашты.

Җыеннарның чираттагысы "28нче квартал" ширкәтенә караган йортларда яшәүчеләр белән уздырылды. Алдан ук әйтергә кирәк, 6 күп катлы йортны үз эченә алган квартал уртасының шактый зур мәйдан биләвенә дә карамастан, һәр җирдә төзеклек, тәртип, чисталык күзгә ташлана. Хәтта чүп үләннәре дә күрмәссең. Биредә яшәүчеләр үз йортлары алдындагы мәйдан яннарын чын бакчага әйләндергәннәр - күләгә биреп утыручы агачлары күккә ашкан, гөл-чәчәкләре күзләрне иркәли, җанга рәхәтлек бирә. Әтисе эшен лаеклы дәвам итүче ТСЖ рәисе Марат Солтановка бу өлкәдә тагын да зуррак уңышлар телисе генә кала.

...Кеше психологиясе шундый бит ул - булмаганны булдырасы, яшәешне тагын да уңайлырак итәсе килә. Яшәүчеләрнең бер генә кимчелеккә дә битараф булмаулары очрашу барышында район башлыгы Марсель Шәйдуллинга биргән сорауларыннан, гозерләреннән дә ачык күренде. Алар арасында квартал эчендәге юлларга чокыр ремонты ясау, йортларның фундамент яннарын ныгыту, хәрәкәт куркынычсызлыгы максатыннан юлларның җәяүлеләр чыгу урыннарын тамгалау, ясалма каршылыклар булдыру, квартал аша узган салкын су торбаларын алыштыру, участок полициясенең эшен активлаштыру кирәклеге кебек мәсьәләләр күтәрелсә дә, ТСЖ идарәсе эшеннән зарлану, фатирларга су килмәү, җылылык җитмәү һәм башка шуның ише көнкүрешкә бәйләнешле мөрәҗәгатьләр булмады диярлек.

Район башлыгы чыгыш ясаучыларның бер генә соравын да игътибарсыз калдырмады, һәрберсенә җентекле һәм тулы җавап бирде.

Шул ук көнне кичен көньяк-көнчыгыш микрорайонның "Журавли" идарә итү компаниясенә караган Радужная урамындагы 3нче йорт ишек алдында узган җыен үзенчәлекле булуы белән гадәти очрашулардан аерылып торды - ул биредә яшәүчеләр үтенече буенча уздырылды. Сәбәбе - халыкның идарә итү компаниясе эшеннән канәгатьсезлеге, аннан баш тартуы.

Җыенда ярсу катыш чыгыш ясаган Ләйлә Ильясова, Гузәл Шакирова белдерүенчә, кайнар су тиешле җылылыкта түгел, тәрәзәләр чатнаган, аларны тулысынча алыштырырга кирәк, Биредә 90 яше тулып узган ике Ватан сугышы ветераны яши. Аларның фатирында да шул ук хәл икән.

Биш бала анасы Ольга Хөснетдинова район башлыгына җиткерәсе сүзләрен күз яшьләре аша белдерде.

-Бу йортта ике ел ярым яшибез. Фатирның урам як диварына ябыштырылган пенопласт кисәкләре кубып төште, яңгыр яуганда фатирга су үтә, салкын керә. Бүлмәләрне күгәрек басты...

Кайнар суның таләп нормаларына туры килмәве турындагы шикаятьләр торак-коммуналь хуҗалыгы департаментына биредә яшәүчеләрдән элек тә кергән булган. Тикшерү фактның дөреслеген раслаган. Әмма компания җитәкчелеге кимчелекләрне төзәтү турында уйламаган да. Бу турыда торак-коммуналь һәм төзекләндерү департаменты җитәкчесе Руслан Мөгътәсимов белдерде.

Җыенда чыгыш ясаган Марсель Шәйдуллин идарә итү компаниясенең эшне тиешенчә алып бармавын кискен тәнкыйтьләде.

-Нибары ике йортка хезмәт күрсәтәсез, аны да тиешле дәрәҗәдә башкара алмыйсыз. Фатирларда суык икән, ишекләрне, тәрәзәләрне алыштырыгыз, җылылыкны тиешенчә бирегез. Үзегез төзегән йорт, кимчелекләрне дә үз хисабыгызга бетерегез, - дип йомгаклады ул сүзен.

...Ул көнне узган җыеннарда халыктан кергән шикаять-тәкъдимнәр буенча беркетмә төзелде, кимчелекләрне бетерү вакыты билгеләнде һәм алар, башкару өчен, "28нче квартал" ширкәте, "Журавли" идарә итү компаниясе җитәкчелегенә җиткерелде.

Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда “28нче квартал” ширкәтенә караган йортларда яшәүчеләр белән җыен уздырылды