Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда 27 мәктәп яны лагере эшлиячәк

24 майда мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чыңлаячак. Ниһаять, балаларның көтеп алган озын җәйге каникуллары башлана. Алар өчен зур шатлык булса, ата-аналарны: "Көне буе нәрсә белән мәшгуль булыр икән бу бала?" - дигән борчу били. Укучыларның җәйге ялы районыбызда быел ничек оештырыла? Әлеге хакта мәгариф идарәсе методисты Нәфисә Шәфыйкова түбәндәгеләрне хәбәр итте:...

24 майда мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чыңлаячак. Ниһаять, балаларның көтеп алган озын җәйге каникуллары башлана. Алар өчен зур шатлык булса, ата-аналарны: "Көне буе нәрсә белән мәшгуль булыр икән бу бала?" - дигән борчу били. Укучыларның җәйге ялы районыбызда быел ничек оештырыла? Әлеге хакта мәгариф идарәсе методисты Нәфисә Шәфыйкова түбәндәгеләрне хәбәр итте:


- 3 июньнән 1000 балага исәпләнгән көндезге мәктәп яны һәм 200 яшүсмергә исәпләнгән хезмәт һәм ял мәктәп яны лагерьлары (барлыгы 27 лагерь) эшли башлый. Дәүләт ярдәменә мохтаҗ балаларга аеруча игътибар биреләчәк.

Директорлар һәм аларның тәрбия эше буенча урынбасарлары белән үткәрелгән киңәшмәдә балигъ булмаганнар эше буенча бүлектә һәм комиссиядә, мәктәп эчендә исәптә торучы балаларны мондый лагерьларга тарту бурычы куелды.
Көндезге лагерьлар хәрби-патриотик, туган якны өйрәнү, лингвистик, сәнгать-эстетик һәм физкультура-спорт профильләрендә эшчәнлекләрен алып барачак. Моннан тыш, июль һәм август айларында һәр белем бирү учреждениесендә ял мәйданчыклары оештырыла.

Мәктәп яны лагерьлары һәм ял мәйданчыклары программалары балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелде. Ул үз эченә акцияләр һәм рухи-әхлакый, патриотик тәрбия бирү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән төрле кызыклы ярышларны алган.


Резеда Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда 27 мәктәп яны лагере эшлиячәк